Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриядә танктан атып алты кеше яраланган


Сүриядә илнең төньяк-көнбатышындагы Кфар-Рума авылында танктан аткан вакытта кимендә алты кеше яраланган. Хөкүмәт гаскәрләре илнең бу өлешендәге каршылык чараларын бастырырга тырыша.

Хокук яклаучылар белдерүенчә, Хама шәһәрендә оппозиция яклы булган 20дән артык кеше тоткарланган. Узган җомгада 300 мең кеше катнашында хөкүмәткә каршы демонстрацияләр узгач кулга алулар башланды.

Сүрия президенты Бәшәр Әсадның хакимияттән китүен таләп иткән каршылык чаралары дүрт айга якын дәвам итә.

Сүриядә чит илләрнең мәгълүмат чараларының эшчәнлеге тыелган һәм җирле мәгълүмат чараларының да эшләве чикләнгән.
XS
SM
MD
LG