Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 16:39

Беларус бәйсезлеге көнендә хакимияткә каршы чыгучыларга карата каты көч кулландылар, күз яшьләндерү газы сиптеләр.

Якшәмбе Беларус бәйсезлеге көнендә протест чараларына чыккан халыкны тарату өчен милиция көч кулланды, күз яшьләндерү газы сипте, дүрт йөзләп кешене тоткарлады. Президент Александр Лукашенко хакимиятенә протест белдерүчеләр бу чараларга интернеттагы социаль челтәрләр ярдәмендә җыелган иде.

Протест чаралары башкала Минскида гына түгел, илнең башка шәһәрләрендә дә узды. Милиция аларны тупас көч куллану, күз яшьләндерү газлары белән таратты. Йөзләгән кеше тоткарланды.

Элегрәк булган кебек бу юлы да сүзсез генә протест белдерүчеләрне милиция киеменнән булмаган кешеләр тоткарлады. Беларусның берничә шәһәрендә халык Александр Лукашенконың авторитар хакимиятенә сүзсез генә алкышлар белән ризасызлык белдерергә чыккан иде.

3 июль Беларусның 1944 елда наци оккупациясеннән азат ителүе көнендә халыкны протест чарасына чыгарга интернеттагы социаль челтәрләр аша оппозиция активистлары чакырды.

Азатлык Радиосының Беларустагы хәбәрчесе Һалина Абакунчик Минскиның үзәк тимер юл вокзалы янындагы протест чараларының берсен күзәтте. Аның әйтүенчә протест белдерүчеләргә гади халык кебек киенгән хезмәткәрләр һөҗүм итеп дистәләрчә демонстрациячене тоткарлаган.


Протест белдерүчеләрне тоткарлаулар
"Моңарчы Минскидагы төрле чараларда булганым бар, бер генә протест чарасында да мондый хәлне күргәнем булмады. Кешеләрне урамда күпләп тоткарлыйлар. Урамнарга милиция машиналары тулган. Журналистларны да тоткарлыйлар, кулларына кем эләксә шуны тотып алып китәләр. Кем булуына карап тормастан кешеләрне кыйныйлар. Узып баручылар кыйналучыларны якларга маташа, әмма кыйнаулар, кешеләрне милиция машиналарына ташулар дәвам", - итә дип белдерде Абакунчик вакыйга урыныннан.

Протест чараларына яшьләр белән бергә өлкән яшьтәгеләр һәм балалы хатыннар да чыккан иде.

Ил буйлап барлыгы 400-гә якын кешенең тоткарлануы хәбәр ителә.

Тоткарланучылар арасында Азатлык радиосының ике хәбәрчесе дә бар. Аларның берсе башка тоткарланучылар кебек үк административ тәртип бозуда гаепләнә һәм хөкемгә тартылыр дип көтелә.

Лукашенконың Бәйсезлек Көненә багышланган чыгышы вакытында алкышлар белән протест белдерүчеләр төркеме дә бастырылды, берничә кеше тоткарланды.

Халыкның урамнарга җыелуына комачаулау өчен хакимиятләр интернеттагы социаль челтәрләр эшчәнлеген берничә сәгатькә туктатып торды.

Азатлык радиосының беларус телендәге сәхифәсе дә Беларуста берничә сәгатькә томаланды.

Декабрь аенда президент сайлау нәтиҗәләре белән килешмәүчеләр җыенын тупас рәвештә бастырган өчен халыкара басымга дучар булучы Лукашенко хәзерге протест чараларын хакимиятне бәреп төшерү максатында чит илләр оештыра диде.

Александр Лукашенко

Якшәмбе хәрби парадтагы чыгышында “Безгә ныклап һәм максатчан рәвештә төсле инкыйлабларның төрле әхлаксыз сценарийларын тагарга маташалар. Ул сценарийлар аерым илләрнең башкалаларында күчереп кенә алынган. Без бу һөҗүмнәрнең максаты билгесезлек һәм коткы тарату, җәмәгать тынычлыгын бозу, ахыр чиктә безне тезләндерү һәм бәйсезлекнең барлык уңышларын юк итү булуын аңлыйбыз. Бу алай булмаячак”, - диде Лукашенко.

Декабрь аендагы сайлау нәтиҗәләренә протест белдерүчеләр каты көч белән бастырылганнан бирле илдә ризасызлык артканнан-арта бара. Моңа илдәге финанс кризисы һәм көчле инфляция дә зур өлеш кертә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG