Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 21:33

Русия һәм НАТО ракета калканы турында килешә алмады


Русия һәм НАТО ракета калканы хезмәттәшлегендә Мәскәү тәкъдиме белән килешүгә ирешә алмады.

Бу хакта Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Сочида үткән Русия-НАТО шурасы утырышыннан соң әйтте.

НАТО генераль секретаре Андерс Фог Расмуссен ракетага каршы ике калкан – Төньяк Атлантика Берлеге һәм Русиянекен төзергә тәкъдим итте.

Матбугат очрашуы вакытында Расмуссен ракета калканының бер-берсенә каршы юнәлтелмәгән булуы турында килешү кирәклегенең әһәмияте юк, дип әйтте.

НАТО башлыгы яклар ракета калканы турында Чикагода узачак саммитта килешер, дип ышаныч белдерде.

XS
SM
MD
LG