Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы Баш авылында сәнгать төркеме оешты


"Туган як" төркеме
"Туган як" төркеме

Самар өлкәсе Чаллы Баш авылында сәнгать төркеме оешты. Сигез җырчы ханымны туплаган "Туган як" ансамбленең җитәкчесе Әсхәт Кәбиров белән әңгәмә кордык.


Самар өлкәсендәге татар авылларында һәм шәһәрләрдә татар үзешчән коллективлары эшләп килә. Соңгы елларда бу исемлеккә Усман авылы өстәлсә, ниһаять Чаллы Баш авылында да “Туган як” исемле җырчылар төркеме оешты.

Ансамбльнең җитәкчесе Әсхәт Кәбиров Самар дәүләт сәнгать академиясен тәмамлаган.

Әсхәт әфәнде, коллектив хакында сөйләп китсәгез иде.

– Чаллы Баш районында күпчелек урыс, чуаш яши. Халык саны нисбәтеннән татарлар өченче урында. Сигез җырчы хатын таптым. Алар – Нурсинә Зәйдуллина, Мәрьям Зәйдуллина, Нәфисә Мостафина, Галия Мортазина, Саҗидә Шәрипова, Рәмзия Хәмитова, Миңлебаян Зарипова, Бибинур Яппарова.

"Туган як" төркеме чыгыш ясый
Һәр ханым – йолдыз! Нурсинә җырлау өстенә шигырьләр дә яза, көйләр дә иҗат итә. Ул Казан сәнгать академиясен тәмамлаган. Чаллы Баш авылы турындагы җырны да ул иҗат итте.

Сәхнәдә күмәк җырлауны торгызып маташам. Ләкин дә дәреслекләр юк.
Халык көйләренә басым ясыйбыз. Заман ритмнарына да игътибарны киметмибез.

Нурсинә Зәйдуллина иҗат иткән җырлар репертуарыбызны бизи. Коллективта өч укытучы җырлый.

Сигез хатынны җырлатучы ирнең хатыны көнләшмиме соң?

– Беренчедән, үзе дә җырлый. Икенчедән, ул бик изге җанлы кеше. Намазлык кешесе. Мин бит әле мукшыларны да җырларга өйрәтәм. Шуның өстенә малай-шалайларны да сәнгать сукмагына чыгарып киләм.

Әсхәт әфәнде, җитәкче буларак төп максатыгыз...

– Халыкка татар җырының матурлыгын күрсәтү. Гореф-гадәтләребезне саклап калу. Татарлыкны саклауда сәнгать зур көчкә ия.

Якын максатларыгызның берсе...

"Туган як" җырчылары
– Бәйрәмнәрне айнык уздыру.

Үзегездә нинди кимчелекләр бар дип саныйсыз?

– Татар телен камил белмим. Урысча гына укыган кеше бит. Догаларны өйрәндем инде. Намаз укуны тәртипкә кертергә кирәк.
XS
SM
MD
LG