Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 21:34

Украина башкаласы Киевтә татарларның саны 35 меңләп исәпләнә. "Туган тел" бөтенукраина татар мәдәни үзәге Украинадагы барлык татар иҗтимагый үзәкләрен берләштерә. Әлеге оешманың рәисе Кәнәфия Хөснетдинов үз эшчәнлекләре турында сөйләде.


"Туган тел" татар мәдәният үзәгенә Киевнең үзәгеннән бару бик уңайлы. "Крещатик" тукталышыннан метрога утырып 7 тукталыш баргач, Нивки тукталышында төшәм. Аннан инде Невська урамындагы "Туган Тел" оешмасына җәяү генә дә кереп була.

Бина һәм җире – "Татнефть"неке

"Туган тел" Бөтенукраина татар мәдәният үзәге
Невьский урамында ак таштан салынган 3 катлы мәһабәт бинаның ишеген "Туган тел" Бөтенукраина татар мәдәният үзәгенең рәисе Кәнәфия Хөснетдинов үзе ачты.

Ул үзәк белән таныштыруны башта ишегалдыннан башлады. "Безгә бу җирне Татнефть ширкәте алып бирде. Мәйданыбыз иркен булганга күрә Сабан туен да быел шушында гына уздырдык", дип сөйләп китте ул.

Бинага кергәндә уң якта кечерәк кенә мәчет күзгә ташлана. Быел аның имамы үзгәргән икән. Элеккегесе Мәскәүгә кайтып китте, хәзер бездә Казаннан килгән дин әһеле дип, Хөснетдинов кыскача гына "Туган Тел" үзәгенең башта тышкы күренеше белән таныштырып китте. Аннан соң әңгәмәбез бина эчендә дәвам итте.

Татар йортында эшләре бик күп, ди ул. Шимбә-якшәмбе көннәрендә монда дин нигезләре һәм татар теле дәресләре алып барыла. Бу курсларга балалар да, өлкәннәр дә теләп йөри.

Үзәк тарафыннан нәшер ителүче "Дуслык" журналы
"Безнең "Шатлык" исемендәге ансамблебез дә бар. Алар да монда репетицияләрен уздыра. Аннан соң без ай саен ике журнал бастырып чыгарабыз. Украина, Киев һәм Кырымдагы татарларга бәйле булган вакыйгалар турында әлеге журналларда халкыбызга сөйләп барабыз. Украинада яшәүче татарларның күбесе татар телен белми. Шуңа күрә журналларны рус телендә бастырып чыгарырга мәҗбүрбез", ди Хөснетдинов.


"Киевтә 35 мең, Украинада 800 мең татар"

Украинада ничә татар яши, дигән сорауга җавап итеп ул, Киевтә, рәсми мәгълүматларга күрә 3 мең ярым, безнең хисап буенча 35 мең, ә Украинада 800 мең татар яши, дип җаваплый.

Украина татарлары күбесенчә Киев, Донбасс, Лугански, Херсон, Запорожье, Харьковта күпләп яши икән.

"Безнең ансамбльләр һөнәри яктан бик оста, шунлыктан аларны зур чараларда чыгыш ясарга һәрвакыт чакырып торалар", ди Кәнәфия әфәнде.

Татар үзәге Украина дәүләте белән дус яшәгән кебек Кырым татарлары белән дә тыгыз элемтәдә тора, дип белдерә ул. Бигрәк тә дин темасында тыгыз хезмәттәшлек итәләр икән. Кырым татарлары белән бергәләп, Украина Мөфтиләр шурасын да кордык, дип өсти ул.

"Без татар мөселманнары булып калырга телибез"

Украинада бигрәк тә дин темасында зур проблема баш калкыта башлады, дип сүзен дәвам итә Киев татарлары оешмасы рәисе.

Киевтәге Татар йортында урнашкан мәчетнең эчке күренеше
"Украинада ваһһабитлар, Хизб ут-Тәхрир, хәбәшитләр үз эшчәнлекләрен алып бара һәм берүк вакытта безгә зыян да салалар.

Ваһһабитлар бит милләтне бар дип санамыйлар, динебезнең аларныкы кебек булуын телиләр. Безнең җавабыбыз: без яхшы мөселман булырга телибез, әмма шул ук вакытта татар да булып калабыз. Алар исә безнең гарәп мөселманы булуыбызны тели. Менә шуннан проблема килеп чыга инде", ди ул.


Татар йортындагы мәчеттә вәгазь татарча укыла

"Мәдәни үзәктә безнең үзебезнең мәчетебез бар. Без моны мәҗбүр калганга эшләдек. Чөнки без җомга вәгазьләренең һәм төрле дини йолаларның татарча үткәрелүен телибез һәм үткәрәбез дә.

Әлеге максаттан чыгып, без махсус Казаннан Русия ислам университетын тәмамлаган имамны чакырттык та инде. Абдрахман хәзрәт үзе татар егете булгач, татарчасы бик яхшы, вәгазьләрне дә татарча сөйли. Без моңа бик шат. Җомга намазларына 35ләп җәмәгать җыела. Ишегебез һәркемгә ачык, әмма вәгазьләр татарча укыла, килгән кеше моны белеп килә", дип сүзен дәвам итә Хөснетдинов.

3нче катта татарча җырлар иҗат ителә

Бинаның 3нче каты "яшьләр каты" дип атала икән. Анда яшьләр җыела, җырларын иҗат итә, теләсәләр шунда ук студиядә җырларын яздыра да ала икән. Әле күптән түгел генә бер лазер тәлинкә дә эшләп чыгарганнар.

Татар рәссамнары ясаган рәсемнәрне һәр бүлмәдә күрергә була.
Татар йортына килеп керүгә, диварларга эленгән берсеннән-берсе зәвыклы рәсемнәр күзгә ташлана. Болар Украинада яшәп иҗат итүче татар рәссамнарының рәсемнәре, дип таныштыра Кәнәфия әфәнде, минем кызыксынуымны күргәч. Әйтик, Рафаэль Баһаветдинов, Равил Акмаев бу рәссамнарның кайберләре генә, ди ул.

Әле менә Салих Сәйдәшев, Габдулла Тукайга кагылышлы искә алу чаралары уздырган идек, июньдә исә милли бәйрәмебез Сабан туен оештырдык, ди Хөснетдинов.

Үзәкнең проблемнары да юк түгел

Татар мәдәният үзәгенең болар белән беррәттән әле чишелүне көткән проблемнары да бар икән. Безнең ансамбльләребезнең җитәкчеләре кызганыч, рус милләтеннән, ди ул.

"Ә төп проблем китаплар, дип белдерә Хөснетдинов. Украинадагы баш почтамтта Татарстан газет-журналларын яздыру мөмкин түгел. Безнең теләгебез булса да, Татарстанда басылган матбаганы без яздырып ала алмыйбыз", ди ул уфтанып.

Рәсемнәрнең күбесендә татарлар тормышы тасвирлана.
"Без бары тик Казанга бара калган очракта гына анда басылган китаплар, дәреслекләр, газет-журналларны алып кайта алабыз", дип белдерә Хөснетдинов.

Әлбәттә, Киев татарларының мәдәни үзәгенең эше белән, кыска гына вакыт эчендә танышып бетү мөмкин түгел. Андагы татарларның куанычлары белән беррәттән төрле проблемнары да бар. Әмма үзәк, бар мөмкинлекләре белән булган проблемнарны чишәргә, Украина татарларының милли-мәдәни тормышын тагын да ямьлерәк итәргә тырыша.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG