Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 22:53

2 июльдә Федераль Сабан туе белән бер көндә Мәскәүдә Сабан туе узды. Оештыручыларның сүзенә караганда, быелгы Сабан туен уздыру башка елларга караганда да катлаулырак булган.


Мәскәүдә соңгы елларда Сабан туеның урыны күчеп йөри башлады. Баштарак, быел Сабан туе татарларның тарихи урыны булган Горький исемендәге ял паркында узарга тиеш дигәннәр иде. Ни өчен тарихи? Кырым валы (туфрагы) дип аталган җирдә элек-электән татарлар яшәгән. Анда барлыкка килгән паркны да татар зираты урынында ясадылар дип сөйлиләр. Ләкин ике атна вакыт калгач, ул урынны бирүдән баш тартканнар һәм Сабан туе әле тарихта беренче мәртәбә Коломенский метросы янындагы ачык һавадагы Коломенский музей комплексы җирләрендә узды. Ул урыннарны, беренче тапкыр гына килсәләр дә, халык яратып өлгергән. Мәскәү елгасы янына урнашкан чирәмле, агачлы, калкулыклы матур урын, әйтерсең, Сабан туе өчен яратылган.

Быел да Сабан туе соңгы еллардагы кебек татар-башкорт бәйрәме буларак уздырылды. Сәхнәдә өч алып баручы татар, башкорт рус телләрендә килгән халыкны сәламләде.

Әле мәйданга кереп җиткәнче үк игълан таратып торучы Мөхәммәт Миначев белән очраштык. Ул безгә Татарстан һәм Русия президентлары һәм Владимир Путин исеменә язылган ачык хатларны уку мөмкинлеге булган “Ватан” партиясенең интернет сәхифәсе адресын таратып торуын әйтте. “Без бу хатта татар теленә икенче дәүләт теле статусын бирүне сорыйбыз. Имзалар җыябыз. Хәзер инде бу хат астына ике мең кеше кул куйды”, диде. Соңыннан Мөхәммәт Миначев алар янына полиция хезмәткәрләре килеп бу эшләрне туктатуларын таләп итүен, алай булмаса, полиция бүлегенә алып китүләре белән янауларын да әйтте. Миначевлар төркеме анда барырга теләк белдермәгән. Полиция дә эшне артык куертмаган.

Сабан туен бәйрәмне оештыручыларның берсе булган Мәскәү татар милли мәдәни мохтарияте рәисе Рәсим Акчурин ачып җибәрде. Бәйрәмдә кунаклар бик күп иде. Мәскәү, Татарстан, Башкортстан рәсмиләреннән башка Татарстан премьер-министры Илдар Халиков та халыкка үз котлауларын әйтеп, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов тәбрикләрен дә җиткерде. Сөйләшүләр барысы да рус телендә барды. “Азатлык” радиосы өчен дә рәсмиләрнең татар телендә сөйләү, котлау мөмкинлеге табылмады.

Без Сабан туйлары белән котлап, милләттәшләрдән быелгы бәйрәм хакында фикерләре белән уртаклашуларын сорадык. Кемнәрдер Измайлов паркын сагынып яши икән. “Без бит ел буе көтеп торабыз ул бәйрәмне. Ярый хәзер интернет бар. Ике атна кала гына билгеле булды бит бу урын”, диделәр алар.

Көн дә матур, сыйлар да күп, исерткеч эчемлекләр дә юк иде Сабан туенда. Тик менә шашлыкларның дуңгыз итеннән булуы күпләрнең кәефен кырды.

Бер милләттәшебезгә Сабан туе бәйрәменә карата күңелгә ятышмый торган сүзләр дә ишетергә туры килгән. “Татарлар, тизрәк китегез моннан. Бүген биредә ял итеп тә булмый, эт белән дә йөрергә урын калмаган”, дигән берәү.

Сабан туенда һәр елдагыча Татарстанның да, Башкортстанның да үз чатырлары бар иде. Берничә сәхнәдә профессиональ артистлар, үзешчәннәр чыгыш ясады. Көрәш мәйданы белән рәттән генә Чаллылар сәхнәсе гөрләде. Шигырь язарга өйрәнеп килүче мәскәүләр өчен дә аерым бер сәхнә булдырылган. Анда әлегә исемнәре билгеле булмаган яшь шагыйрьләр татарча шигырьләрен укып, бәйге оештырганнар.

Халык уеннары мәйданы да эшләде. Бүләкләр дә мулдан таратылган. Коломенский ял паркында көн буе берничә сәхнәдә татар көе яңгырады.

Сабан туеның нигезе булган көрәш мәйданы да буш тормады. Оештыручыларның әйтүенә караганда, быелгы Сабан туена көрәшчеләр азрак теркәлгән. Күбесе Федераль Сабан туена киткәннәр. Шулай да Татарстан, Башкортстан, Түбән Новгород, Карачай-Чиркәс, Мәскәү егетләре көне буе бил алышты. Көрәштә барлыгы 61 егет катнашкан. Беренче урынны Башкортстан егете Рөстәм Арсланов яулаган. Икенче һәм өченче урыннар мәскәүләр – Рамил Нуриманов һәм Илшат Гапдрахмановка бирелгән.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG