Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 17:38

Япониядә җир тетрәү казасын бетерү министры вазифасыннан китте


Япониядә көчле җир тетрәү һәм дулкын ташкыны китергән казаны бетерү министры Рю Мацумото вазифасыннан китүе турында белдерде.

Март аенда булган һәлакәт нәтиҗәсендә хөкүмәттә булдырылган әлеге урында Мацумото бер атна гына эшләп калды. Ул зыян күргән төбәкләрнең башлыкларына саксыз әйтелгән сүзләр өчен күп тәнкыйтьләр ишетте.

Министр, аерым алганда, яшәеш челтәрен торгызу өчен төгәл тәкъдимнәр булмаган очракта хөкүмәт финанс ярдәме җибәрергә җыенмый, дип белдергән иде.

XS
SM
MD
LG