Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иркутскида боралак казасында ике кеше үлде, 14 кеше яраланды


Иркутски өлкәсендә Ми-8 пассажир боралагы казага юлыкты. Ике кеше үлде, 14 кеше яраланды. Яраланучыларның берсенең хәле авыр.

Гадәттән тыш министрлыгының төбәк бүлеге хәбәр итүенчә, "Utair" һава ширкәте боралагы Усть-Кут шәһәреннән нефть табу урынына барганда казага юлыга. Боралакта нефть табучылар була.

Казага китергән сәбәпләр тикшерелә.
XS
SM
MD
LG