Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 14:42
Израиль саклану министры Эһүд Барак бүген фәләстин ягы белән 84 кораллы сугышчы җәсәден кайтару турында сөйләшүләрне туктатачагы турында белдерде.

Барак үзенең бу карарын Израиль солдаты Галид Шалитны өенә кайтару тырышлыкларына зыян китерергә теләмәү белән дәлилләде. Шалитны моннан биш ел элек Газзә сызыгында фәләстиннәр тотык итеп алган иде.

Дүшәмбе көнне израиль хәрбиләре, премьер-министр Биньямин Нетаньяху моннан берничә ай элек үк инде кораллы сугышчылар җәсәден фәләстиннәргә тапшыруны хуплады, дип белдергән иде.

XS
SM
MD
LG