Казанда 2нче номерлы трамвайны бетерү хәбәрен төрле кеше төрлечә кабул итте. Казан хакимияте тикшерүләренә караганда, әлеге трамвай юлыннан көненә иң күбе 5 мең кеше үтә. Бу бик аз. Шуңа да бу юлны бетерү кулай. Машина йөртүчеләр әлеге хәбәрне куанып кабул итте. Бутлеров урамында трамвай юлын алып яңа асфальт салсалар, тар урам иркенәеп калыр иде, ди алар.
Аның каравы кайберәүләр тарихи юллардан йөргән, өч университет яныннан урап, тимер юл вокзалына төшкән 2нче номерлы трамвайны саклап калырга тели. Бер төркем кеше, бу максаттан хакимияткә ризасызлык белдерү өчен кул җыеп йөри. Мондыйларның саны 5 меңгә якын дип исәпләнә.
“Азатлык” хәбәрчесе әлеге трамвай юлыннан урап кайтты.