Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Татарстан” Airbus-лар ала, юлчыга мөнәсәбәт шул килеш кала


Казанга кайткан Airbus 319 очкычын тәкъдим итү
Казанга кайткан Airbus 319 очкычын тәкъдим итү

“Татарстан” һава ширкәте үзенә алган Airbus 319 очкычын тәкъдим итте. Тик юлчылар яңа очкычлар алынса да, очышларның тәртипкә салыначагына шик белән карый. Моңа нигез бар.

“Татарстан” һава ширкәте Airbus 319 очкычын тәкъдим иткән шимбә көнне атна башында Прагадан вакытында оча алмаган юлчылар да Казанга кайтып төште. Алар узган атнаның сишәмбесендә кулларында билетлары булуга карамастан Прагадан китә алмады. Моның сәбәбе Казандагылар өчен гади, ә Европадагылар өчен - кыргый иде: “Татарстан” һава ширкәтенең очкычы ул көнне Прагага килмәде.

Гадәттә кешеләр үзләренең җәйге ялларын һәм сәфәрләрен алдан планлаштыра. Юлчылар арасында билет артык кыйммәт булмасын дип берничә ай алдан алып куючылар да бар. Барып җитәсе көннән эшләр дә планлаштырыла, очрашулар килешенә, күрешәсе кешеләр белән алдан сөйләшенелә. Бернинди хәбәрсез очкыч килмәү, әлбәттә, бөтен планнарны чәлпәрәмә китерә. 28 июнь көнне Прагада берничә дистә кешегә кире борылып кайтырга туры килгән.

Ширкәт алдан кисәтү генә түгел, аларга шалтыратып гафу да үтенмәгән, хәтта бүгенгә хәтле әлеге очракның нилектән килеп чыгуын сорап язган хатларына җавап та бирмәгән.

Рекламы бар, очкычы юк

“Татарстан” һава юллары Прагага июль аенда сишәмбе көнне буласы очышлар тукталуга бернинди аңлатмалар да бирми. Ширкәтнең юлчыларга хезмәт күрсәтү бүлегендә генә сишәмбе рейсы август аенда тагын оча башларга тиеш дип әйттеләр. Әмма берүк вакытта инде шимбә көннәрендәге очкыч та августта булмаска ошап тора. Казаннан Чехия башкаласына сәяхәткә килергә җыенган Шәеховлар гаиләсе кайту билетларын 2 августка – сишәмбегә алсалар да, очкыч булмаячак дигәч, 30 июльгә - шимбәгә алыштырырга мәҗбүр булганнар.

Әлеге реклам очкычлар сишәмбе булмаса да сәхифәдә эленеп тора
“Татарстан” һава ширкәтендәге башбаштаклык корбаны булучылар күп. Исемен белдерергә теләмәгән бер юлчы: “Әлеге ширкәтнең максаты күбрәк билет сатып акча эшләү. Юлчыларда төшкән эшләре юк. Кайчан телиләр, шул вакыт очкычларын җибәрмәскә мөмкиннәр. Аннан юлчыларның планнарын чәлпәрәмә китереп кайсына Мәскәү аша, кайсына соңартып башка рейслар тәкъдим итәләр”, дип белдерде.

Прагадан Гүзәл Дәүләтшина да билетын алыштырырга мәҗбүр булган. Казанда ул алдан ун көн торырга исәпләгән. Сишәмбе очышларны туктатканга, ялын җиде көнгә кыскартырга туры килгән.

“Мин алдан сишәмбегә һәм кире кайту өчен шимбәгә билет алган идем. Билет алганда миңа беркем дә сишәмбе көнне очышлар булмау турында әйтмәде. Билетларны алыштырырга һәм шуның аркасында бөтен планнарны да үзгәртергә туры килде. Җайсызлыклар килеп туды. Алдан очышлар булмау турында хәбәр итмәгәч, билет алгач менә шундый проблемнар килеп туа”, ди Дәүләтшина.

Июль аенда сишәмбе Прагага очкыч булмаса да, бүген дә “Татарстан” һава ширкәте сәхифесенең беренче битендә “Европа үзәгенә даими туры очышлар. Казан-Прага. Һәр сишәмбе һәм шимбә” дигән реклам эленеп тора.

Җитәкчелек аңлатмалардан баш тарта

“Азатлык” радиосын тыңлаучылар үтенече белән “Татарстан” һава ширкәте җитәкчелегеннән очышларның нигә тукталуы, билетларын алыштырырга мәҗбүр булган юлчыларга нинди ташламалар тәкъдим ителүе, ширкәт очкычлары килгән шәһәрләрдә кайчан вәкиллекләр булдырылачагы турында сорау да нәтиҗә бирмәде.

“Татарстан” һава ширкәтенең коммерция бүлеге башлыгы Лазар Илиев узган атнаның чәршәмбесендә әңгәмәгә ризалашып сорауларны алдан җибәрүне үтенде. Сораулар ул күрсәткән электрон адреска берничә тапкыр җибәрелүгә карамастан, аларны алмадык, дип сылтау тапты. Бу атнада инде телефонны алса да, җавап бирмичә кире куйды.

“Татарстан” һава ширкәте җитешсезлекләрен танырга теләми, үзендәге хәлләрнең барсын да ал да гөл генә итеп күрсәтергә тырыша. Шимбә көнне Airbus 319 очкычын тәкъдим итү моңа мисал булып тора.

Airbusлар алына, Boeingлар кире бирелә

Лизингка алынган Boeing
“Татарстан” һава ширкәте лизингка алганчы бу очкыч ике ел Кушма Штатларда һәм аннан соң тагын ике ел Мисырда очкан инде. Ул 2007 елда төзелгән. Бер ай эчендә Казанга шундый ук тагын бер Airbus 319 очкычы кайтачак. Бизнес Online хәбәр итүенчә, киләсе елга шундый ук өч очкыч алыначак. Шулай ук көз көне Канадада эшләнгән якын араларга очучы ике CRJ200 очкычы да алырга ниятлиләр.

“Татарстан” һава ширкәтенең моңа кадәр шулай ук лизингка алынган биш Boeingы бар иде. 2013 елдан аларны лизингка биреп торучыларга кире кайтара башлаячаклар. Ширкәт җитәкчелеге Boeingларны кулланып тору бик тә кыйммәткә чыга, дип белдереп Boeingларны Airbusлар белән алыштырырга тели.

Димәк, Airbusлар алып кына ширкәттәге очкычлар саны артмаячак, Boeingлардан баш тарткач якынча шул килеш калачак. Бу хәл киләчәктә очышлар тәртипкә салыначагына шик тудыра.

Европага Boeingлар урынына ТУ-154 җибәрелә

Ул арада “Татарстан” һава ширкәте, инде булган очышларны да җиренә җиткереп үти алмавына карамастан, яңа юллар ачылачагы турында белдерүләр ясый. Сентябрь азагында Пермьнән Прагага очарга җыеналар. Ул атнасына бер тапкыр булачак, дип белдерә ширкәт җитәкчелеге.

“Татарстан” һава ширкәтенең очкычлары җитешмәгәнлеген моңа кадәр булган хәлләр дәлилли. Европа күгендә ТУ-154ләргә очарга ярамаса да Казаннан Прагага берничә тапкыр, мисал өчен 23 апрельдә, 4 июньдә һәм башка көннәрдә, әлеге очкыч килде.

Airbusлар чартер өчен

Яңа алынган һәм алыначак Airbusлар алга таба да халыкара даими очышларга кулланылмаячак. Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин: "Ике Airbusны без чартерларга тотарга уйлыйбыз. Алар Төркия, Мисыр, Европага очачак...”, дип белдерә. Чартер ул – ялга юлламалар сатылганда бүген бар, ә ял вакыты тәмамлангач, иртәгә юк дигән сүз.

Министрның бу сүзләре үк “Татарстан” һава ширкәтенең киләчәктә халыкара даими очышларны тәртипкә салырга, Европа илләре һәм дөньядагы башка дәүләтләр белән даими һава бәйләнешләре булдыруга омтылмаганлыгына ишарәли.
XS
SM
MD
LG