Accessibility links

Карабашта “кара алтын” тикшерелде


Нефть саммиты президиумы
Нефть саммиты президиумы

Ел саен уздырылучы Нефть саммиты быел Карабашта узды. Чарада Татарстан нефтьчеләрен борчыган сораулар күтәрелде. Кара алтын чыгаручыларны бигрәк тә салым мәсьәләсе борчый икән.


Ел саен Кама елгасындагы бер утрауда уздырылып килгән Татарстан нефтьчеләренең еллык җыелышы быел урынын үзгәртте. Монысында ул Бөгелмә районының Карабаш бистәсендә оештырылды. Нефть саммитының урыны үзгә булса да, андагы сөйләшенгән мәсьәләләр актуальлеген бүген дә югалтмый.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов китергән мәгълүматларга караганда, республикада быелның алты аенда гына да 16 миллион тонна нефть чыгарылган. Әлеге күрсәткечнең 13 миллионга якыны Татнефтькә, ә 3 миллионнан артыгы кече нефть ширкәтләренә туры килә.

175,7 миллиард Русиягә, 14,2 миллиард Татарстанга

Нәтиҗәдә Русия казнасына Татарстан нефтьчеләре 175,7 миллиард сум акча күчергән. Ә республика бюджетына (җирле бюджетны да санап) 14 миллиард сум гына калган. Дөрес, Татарстан нефте республика казнасына керем китерүче иң зур чыганак булып тора. Җир асты байлыгын сату юллар төзелеше, төрле социаль тармакларның үсешенә зур өлеш кертә.

Тик шунысы гаҗәп: бүгенге көндә “кара алтын” күбрәк табылган саен, аның салымы да арта бара икән. “Татнефть” ширкәте башлыгы Шәфәгать Тәхәветдинов сүзләренә караганда, Русиядә нефть экспорты өчен яңа салым схемасы кертү планлаштырыла.

Бу хәл исә, Түбән Камада төзелеп килүче ТАНЕКО нефть эшкәртү заводына тискәре яктан тәэсир итәчәк. Ә инде ТАНЕКО кысасында төзеләчәк, елына 7 миллион тонна “кара алтын” эшкәртәчәк тагын бер заводны сафка бастыру бөтенләй мөмкин булмаячак.

Тәхәветдинов сүзләренчә, нефть чыгару күләмен арттыру бүгенге көндә кече ятмаларны, авыр табылучы, югары үзле битум ятмаларын үзләштерүгә бәйле.

“2030да бер баррель нефть 250 доллар торачак”

Татарстан президентының консультанты Ренат Мөслимов сүзләренә караганда, адәм баласы нинди генә бәя, нинди генә хәлдә булуга карамастан нефть һәм табигый газдан ваз кичмәячәк. Ләкин шулай да, бөтен дөньяда нефть һәм газ чыгаруны арттыру турында кайгыртылганда, Русиядә кызыксындыру булдырылмый.

Аның фаразларына күрә, 2030 елда нефтьнең бер барреле 250 доллар булачак. Үз чыгышында ул әнә шундый саннар китерде.

Гомумән, нефть саммитында, Татарстанда чыгарылучы авыр нефтьне заманча технологияләр белән табу һәм аны эшкәртү, “кара алтынга” салынучы салымнар, кече нефть ширкәтләренең бүгенге хәле, инновацияләр турында да сүз барды.

“Елына 30 миллион тонна нефть табу өчен шартлар бар”

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, җыелыш ахырында республика нефтьчеләренең эшен уңай бәяләп, алдагы елларда елына 30 миллион тонна нефть табу заруриятен әйтте.

Бөгелмә районында үткән нефть саммиты киңәшмәсендә Татарстанда нефть, нефть химиясе сәнәгатен үстерүдә яңа бурычлар билгеләнде.
XS
SM
MD
LG