Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кеше хокуклары шурасы Магнитский үлеменә хисабын белдерде


Сергей Магнитский
Сергей Магнитский
Русия президенты каршында кеше хокуклары шурасының Сергей Магнитский үлемен тишкерү нәтиҗәләре Тикшерү комитеты нәтиҗәләре белән туры килә.

Бу хакта Нальчикта шура рәисе Михаил Федотов әлеге мәсьәлә турында хисапны Русия президенты Дмитрий Медведевка җиткергәндә әйтте. Алдарак хокук яклаучылар хисабында Hermitage Capital фонды юристы үлемендә һәм төрмәдәге медицина эшчәнлегендә ришвәт белән бәйләнешле очраклар барлыгы турында да билгеле булган иде.

Кичә Русия тикшерү комитеты, Магнитскийга вакытында медицина ярдәме күрсәтелмәгәнгә үлгән, шуңа күрә ябып тору урынының медицина хезмәткәрләре җавапка тартылачак, дип белдергән иде.
XS
SM
MD
LG