Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гаиләле хатын-кыз бизнесны бик җиңел алып бара


Фирдәүс Девятаева
Фирдәүс Девятаева

Ни өчен кайбер халыклар башкалардан мулрак яши? “Legatum” институты хатын-кызларга, нинди илдә булуына карамастан, кәсеп белән шөгыльләнү авыр, дип белдерә.

Бай булу теләген үлчәп буламы?

Бу сорауга җавап табар өчен инде дүрт ел Лондонда урнашкан “Legatum” институты исемле тикшеренү үзәге җәмгыятьләрне өйрәнүче белгечләр (социолингвистлар) ярдәмендә хисап әзерли. 110 илдә икътисади күрсәткечләр, мәгариф, сүз иреге дәрәҗәсе һәм халыкның тормышларыннан канәгать булу-булмаулары тикшерелә.

Фирдәүс Девятаева ире Александр белән

Казанда яшәүче Фирдәүс ханым Девятаева үз кәсебен 18 ел элек башлаган. Ул ире, табиб Александр Девятаев ярдәмендә чәшке мае нигезендә ясалган “Мюстела” косметикасын уйлап тапкан һәм җитештерү башлаган ширкәтне җитәкли.

Ни өчен кайбер халыклар башкалардан мулрак яши?

Фирдәүсә Девятаева: "Бу сорауга 18 ел эшмәкәрлек белән шөгыльләнгән, авылда үскән, ирем белән бөтен Көньяк-Көнчыгыш Азия илләре, Мексика, Европа илләрен әйләнеп кайткан, төрле халыкларны, шул санда мөселман халыкларын да күргән кеше буларак җавап бирәм.

Бер ил дә бездә булган кебек хәлләрне күрмәгән. 17нче елгы революциядән соң партиянең "бөтен кеше бертигез" булырга тиеш дигән төшенчәсеннән халык әле дә азат түгел. Бездән Аллаһы тәгаләне алдылар, икътисадны үзгәрттеләр, үсешне алдылар, безгә бишъеллык план бирделәр, без эштән бизеп рапорт бирергә генә өйрәндек.

Кешенең уйлавын һәм мөнәсәбәтен үзгәртергә кирәк. Мин хәзер сөенәм, яшьләр икенче төрле дип. Алар белән эшләве миңа бик рәхәт хәзер. 18 елдан соң күргәзмәләрдә күрәм, шатланам - япь-яшь кызлар, егетләр горурлык белән "Мюстела" диләр. Ул сүзнең кыйммәте һәм үз бәясе бар. Ә олылар - бу "Мюстела" бит, безнең илнеке, мин битемә икенче әйбер сөртәм дип борыннарын чиертеп китә. Андыйларга мин гел әйтәм - битегез сезнеке, нәрсә телисез - шуны сөртегез, матур гына булыгыз, дим.

Үз вакытында президент Шәймиевкә да әйткән идем. Татарстан дөньяга КамАЗ һәм нефтьләре белән генә түгел, матурлык белән дә танылсын әле, дигән идем. Бу 15 ел элек булган хәл. Хатын-кызның һәрвакытта да матур буласы килә, бу кәсепнең бөлгенлеккә төшү куркынычы юк дигән идем. Элек түрәләрдән яклау күбрәк була иде. Хәзер төннәрен йоклый алмый ятам, нәрсә булды соң, нишләп эшләү шул кадәр авыр соң, дип. Мин үз эшемнең дөрес һәм кирәк икәнен беләм. Кая гына барсам да, яклау табачагыма ышана идем. Хәзер барып керсәгез дә - аппаратта тәҗрибәсез яшьләр утыра. Алар барысы да инде кемдер эшләгән эшнең җимешләрен җыярга килгән. Алар милек, нефть кебек эшләргә генә килә. Яшьләр бердәнбер акчалы урын - хөкүмәт дип белә. Беркем дә җитештерү яки уйлап табуның акча китерәчәгенә ышанмый. Аңа бик сабырлык кирәк, аңа вакыт һәм көч кирәк.

Бездә халыкта көнчелек күп. Начарлыктан түгел ул. Әле берничә ел элек кенә барыбыз да бертигез булган халык - берничә ел эчендә дөрес ясалмаган хосусыйлаштыру аркасында, нефть һәм башка байлыклар белән халыкның бик кечкенә генә бер өлеше тиз генә баеп китте."

Кәсеп өчен хатын-кыз булу - начар түгел

“Ирем эшләмәгәнне мин эшли алам. Аның өчен хатын-кызның ялгышмавы кирәк. Беренче көннән үзеңнең абруеңны төшермичә, үз-үзеңне камилләштерергә кирәк. Мин бизнесны алып бару өчен күргәзмәләргә барам, бәйгеләрдә катнашам, һәрвакытта мин кеше күзе алдында, әмма бары тик уңайлы яктан. Матур булырга, өлгерергә, гаилә дә карарга кирәк. Ирем эшли алмаса - мин аны әкрен генә үзем эшлим, чөнки мин иеләм. Иелгән башны кылыч кисми, дигән халкыбызның мәкале бар. Миңа бу мәкаль 18 ел буе булыша. Гаилә алып барган хатын-кыз бизнесны бик җиңел алып бара", ди "Мюстела" ширкәте хуҗабикәсе.
XS
SM
MD
LG