Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстандагы Британия гаскәрләре 2014 елга чыгарыла


Дэвид Кэмерон
Дэвид Кэмерон
Британия премьер-министры Дэвид Кэмерон Әфганстанга һуманитар ярдәмне арттырырга вәгъдә итеп, 2014 елга британнар бу илдә хәрби миссия үтәмәячәк, дип әйтте.

Кэмерон Әфганстанга сәфәре вакытында Британия һәм Кушма Штатларның әфган армиясенә белгечләр әзерләү өчен хәрби академия ачарга җыенулары турында да белдерде.

Кэмерон Кабулда Әфганстан президенты Хәмит Карзаи белән сөйләшүләр үткәрде. Кэмерон Һилменд вилаятендәге Лашкаргах шәһәренә барудан баш тартырга мәҗбүр булды. Талиблар анда кичә британ солдатын үтергән иде.
XS
SM
MD
LG