Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстанда 24 кеше сәяси низаг корбаны булган


Пакстанның Карачи шәһәрендә соңгы тәүлекләрдә кимендә 24 кеше сәяси низаг корбаны булган. Бу хакта шәһәр хакимияте хәбәр итә.

Алар әйтүенчә, ике төрле этник кабилә мәнфәгатьләрен яклаучы ике сәяси фирка кораллы бәрелештә булган.

Пакстанның кеше хокуклары комиссиясе, төрле фиркаләр һәм төркемнәр бәрелешендә Карачида ел башыннан 500-гә якын кеше үтерелгән, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG