Accessibility links

Кайнар хәбәр

Магнитский эше яңадан игътибар үзәгендә


Сергей Магнитский
Сергей Магнитский

Хокук яклаучылар Русия президенты Дмитрий Медведевка юрист Сергей Магнитский үлемен тикшерү турында хисап тапшырды.

"Hеrmitage Capital" ширкәте юристы Сергей Магнитскийның үлеме яңадан тикшерелергә мөмкин. Бу мәсьәлә Русия президенты Дмитрий Медведевның Нальчикта кеше хокукларын яклаучылар белән очрашуында күтәрелде.

Ватандашлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары президент шурасының эшче төркеме хисабында Магнитский үлгән “Матросская Тишина” изоляторы табибы Александр Гаусның алдашуы ачыклану “бу эшне яңадан тикшерергә нигез бирә һәм тикшерү оешмалары бу хәлгә үз бәясен бирергә тиеш” диелә.

Медведев бу хисапны тәртип саклау һәм тикшерү оешмаларына тапшырачагын белдерде.

Эшче төркем хисабында шулай ук Магнитский гаепләгән тикшерүчеләрнең Магнитский эшен тикшерүдә катнашуы канунга каршы килүе дә әйтелә. Магнитский эчке эшләр министрлыгы һәм министрлыкның тикшерү комитеты әгъзаларын өч ширкәтне канунсыз рәвештә башка хуҗаларга күчертеп канунсыз рәвештә 5.4 миллиард сум салым акчасын дәүләттән шул ширкәтләргә кире кайтартуда гаепләгән булган.

“Шуңа да карамастан, эчке эшләр министрлыгының әлеге хезмәткәрләре Сергей Магнитскийга карата кузгатылган эшне тикшерүче төркемнән чыгарылмаган. Магнитскийның аларны читләштерүне сораган мөрәҗәгатьләрен тикшерүче Олег Сильченко, тикшерүченең җитәкчесе Виноградова һәм эчке эшләр министрлыгының тикшерү комитеты җитәкчелеге кире каккан. Бу мәнфәгатьләр каршылыгын бетермәү йә ваемсызлыкны, йә тикшерү җитәкчелегенең билгеле бер мәнфәгатьләре булуын күрсәтә ала”, - диелә хисапта.

Ватандашлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары президент шурасы "Harmitage Capital" ширктәте тапшырган метериаллардагы фактларның тикшерелмәвенә дә борчылу белдерә. Ул документларда Магнитский эшенә бәйле хокук саклау хезмәткәрләренең һәм хөкемдарларның канун бозулары һәм шәхси матди мәнфәгатьләре булуы турында әйтелә. Әлеге кешеләрнең кайберләренең керемнәре һәм милке 2008 елдан соң кисәк артып китүе турындагы белдерүләрнең тикшерелмәвенә дә игътибар юнәлтелә.

Бу хисапка караганда, Магнитскийның изоляторда үлүенә аның үзе һәм адвокатлары язган шикаятьләрнең тиешенчә тикшерелмәве дә сәбәп булган. Магнитсий адвокатының хокук бозулар турында конкрет фактларны әйтеп Русия баш прокурорына юллаган дүрт битлек шикаятенә аның хокуклары бозылмавы турында җавап килгән. Шикаятьтәге фактларның күпчелеге исә җавапсыз калган. Шура мондый җавапны Русия җинаять процессуаль кодексын бозу дип бәяли.

Хисапта Магнитскийны авыру килеш сак астына ябу Европа Конвенциясенең өченче матдәсенә каршы килүе дә әйтелә.

37 яшьлек Магнитский 2009 елның 16 ноябрендә “Матросская Тишина” хастаханәсендә үлә. Үлеменә кадәр бер атна элек кенә аңа аеруча зур күләмдә салымнар түләмәүне оештыру һәм бу эштә катнашу гаепләве белдерелгән була.

Магнитский эшендә Татарстаннан да яман эз бар

Магнитский исә "Hеrmitage Capital"га караучы ширкәтләр Татарстанда теркәлгән “Плутон” исемле ширкәт карамагына ялган юл белән күчерелгән һәм алар ел буе керемсез эшләдек дигән ялган нигезендә инде түләнгән салымнарны шул ширкәтләргә кире кайтарткан дип тәкърарлый. "Hеrmitage" җитәкчесе Уильям Броудер әйтүенчә, Магнитский бу “Плутон” ширкәте хуҗасының кеше үтергән өчен елъярым төрмәдә утырып чыккан Виктор Маркелов исемле кеше булуын да ачыклаган.

Броудер шулай ук бу ширкәтләргә бәйле мәхкәмә эшләренең Мәскәү, Петербур һәм Казанда үткәнлеген әйтә. Бу мәхкәмәләргә "Hеrmitage Capital" мәнфәгатьләрен якларга "Hеrmitage Capital" белмәгән ниндидер адвокатлар килгән әмма алар шунда ук каршы якның хаклы булуын таныган. Броудер әйтүенчә, әлеге җинаятьчеләрнең бу мәхкәмәләр белән бәйләнешләре булган. Хөкемдарлар да бу системның бер өлеше булган, ди Броудер.

Сишәмбе көнне Нидерланд парламенты Магнитский үлеменә бәйле түрәләргә каршы чикләүләрне яклап тавыш бирде. Дөрес, бу резолюция үтәлүе мәҗбүри булган резолюция түгел.
XS
SM
MD
LG