Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 01:34

Башкортстан районнарын субсидияләү нәрсәгә нигезләнә?


Мортаза Рәхимов һәм Рөстәм Хәмитов

Мортаза Рәхимов һәм Рөстәм Хәмитов

Элекке президент Мортаза Рәхимов Уфадагы һәм күпчелек районнардагы түрә урыннарына нигездә башкортларны гына куйган булса, Рөстәм Хәмитов башкортлар укмашып яшәгән районнарга муллап бюджет акчаларын озата.

Сәясәт белгечләре һәм Башкортстандагы татар милли оешмалары җитәкчеләре билгеләвенчә, Башкортстанда башкортларны башка милләт вәкилләреннән өстен хокуклырак итеп карау 1919 елда республика туганнан бирле яшәп һәм тормышка ашырылып килә.

Бу хәл 1922 елда чын Башкортстанга нигездә татар вә урыслар яшәгән Уфа губернасын кушканнан соң да үзгәрмәде. Әлбәттә, бүген инде Кече Башкортстанга нигез салучы Зәки Вәлиди чорындагыча: “Башкортстан – башкортларга!” дип рәсми трибуналардан сөрән салмыйлар. Әмма Башкортстандагы милли сәясәт бүген дә шушы лозунг шәүләсе астында тормышка ашырыла.

Башкорт милли оешмалары җитәкчеләре дә, эреле-ваклы башкорт түрәләре дә һәм, хәтта, республиканың элекке президенты Мортаза Рәхимов та, Башкортстанда башкортларга милли-мәдәни өлкәдә өстенлекләр бирергә кирәклеген “фәкать Башкортстанда гына башкортлар телләрен, мәдәниятләрен үстерә ала, шуңа күрә...”, дип аңлата иделәр.

Нәкъ шушы тезисны, шул ук сүзләр кулланып, Мортаза Рәхимов Башкортстан татарлары Конгрессының II корылтае алдыннан делегатлар белән очрашу вакытында: “Татар теле статусы турында бук чәйнәмәгез”, дип киңәш биргәннән соң яңгыраткан иде. Конституциягә ярашлы рәвештә бар халыклар да, бар өлкәдә дә тигезләр бит дигән сүзләр моңа хәтле башкортка дошманлык күрсәтү рәвешендә кабул ителәләр.

Республикага президент итеп Рөстәм Хәмитов куелу да, Рәхимов командасы (хакимияттәге башкорт элитасы) алып барган милли сәясәткә әллә ни үзгәреш китермәде. “Коммерсантъ” гәзитенә (14.09.2010) биргән интервьюсында: “Командагызны нинди принцип буенча җыясыз, 30% башкорт, 30% татар, 30% урысны алу принцибы буенчамы?” дигән сорауга, Рөстәм әфәнде Хәмитов шулай җавап бирә: “Хакимияттә барлык этнос кешеләре дә булырга тиеш. Республика хөкүмәтендә алар чагыштырмача пропорциональ бәрабәрдә булырга тиеш. Шул ук вакытта без “Башкортстан” дигән сүзнең башкортчадан “башкорт җире” дип тәрҗемә ителүен онытырга тиеш түгелбез”.

Һәм онытмыйлар да. Шул ук республика телевидениесендә (БСТ) башкорт телендәге тапшырулар тәүлегенә берничә сәгатьләп исәпләнсә, татар телендәге бердәнбер тапшыруга атнасына 15-20 минут вакыт бирелә. Башкортстан Конституциясе гаранты Рөстәм Хәмитов бу хәлне гадел дип исәпли икән. Моны ул бер интервьюсында, БСТда телләр мәсьәләсендә җәнҗал чыкканнан соң белдерде.

Иң мөһиме – Рөстәм Хәмитов президент булып утыргач та, күпмилләтле Башкортстан халкы булдырган республика бюджетын, Рәхимов чорындагыдан да арттырып, башкортлар күпләп яшәгән районнарны үстерүгә сарыф итү юлына басты. Башта “Урал арты” районнарын үстерүнең комплекслы программасы кабул ителде. Бу программага ярашлы рәвештә, 2015 елга хәтле бу районнарны үстерү өчен 95 миллиард сум акча тотылачак.

30 июньдә исә, янә башкорт районнары булган Мәчетле, Балакатай, Салават һәм, Рәхимов хакимлеге чорында халкы тулысынча диярлек башкорт итеп язылган Аскын, Караидел, Кыйгы һәм Нуриман районнарын үстерүне күз алдында тоткан социаль-икътисади программа хупланды. Әлеге программаны үтәүгә 100 миллиард сум акча тоту планлаштырыла.

Шулай итеп, Башкортстанда бер халыкны башкалардан аерып “ашату” сәясәте дәүләт сәясәте буларак ачык рәвештә тормышка ашырыла башлады. Иң мәзәге - 2011 ел Башкортстанда “Милләтара татулыкны ныгыту елы” дип атала. Шикле ысуллар белән ныгытыла торган татулык түгелме соң бу?

Кәрим Яушев
Уфа шәһәре

Азатлыкның "Коментар" бүлегендәге фикерләр авторның шәхси карашларын чагылдыра.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG