Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 15:05

2 июльдә Удмуртиядә яшәүче халыклар Ижау шәһәре ипподромына егерменче тапкыр республикакүләм Сабан туена җыелды.

Сабантуй – татар халкының иң матур, иң дәртле һәм көтеп алган бәйрәмнәренең берсе. Сабан туенда татар-башкортлар гына яратып күңел ачмый, ул республикада гомер итүче башка милләт вәкилләрен дә дәртле ярышларны карарга, уеннарында катнашырга, җырлап-биеп күңел ачарга мәйданга җыя. Бәйрәмгә килгән һәр кеше үзен осталыкта, тапкырлыкта, җитезлектә, түземлектә сынап карый ала.

Милләттәшләребез Сабан туен ашкынып көтә, ә сәнгать осталары әлеге бәйрәмгә бик җентекләп әзерләнә. Үзләрен дә күрсәтергә, халыкның күңелен дә күрергә тырыша алар. “Шатлык” ансамбле әгъзалары Динара Атаҗанова белән Фәридә Хуҗиәхмәтова коллективлары зур программа әзерләп килүләрен җиткерде. Шулай ук дуслары һәм туганнары белән дә очрашып, аралашырга вакыт табачаклар.

Республикакүләм Сабан туен оештыруны соңгы елларда татар милли оешмалары белән милли сәясәт министрлыгы оештыра. Аның җитәкчесе Владимир Завалин бу эштә катнашкан һәм җиңүчеләргә, катнашучыларга бүләкләр, призлар тупларга ярдәм итүче эшкуарларга зур рәхмәтен дә җиткерде.

Ипподром янында Сабан туеның төп катнашучылары – көрәшчеләр аралаша. Хөкемдарлар исемлекне барлый, бил алышырга мәйданга чыгар алдыннан егетләрнең авырлыкларын тикшерә. “Алдан башкарылган төгәллек көрәш вакытында ыгы-зыгы тудырмаячак”, дип уртаклашты танылган көрәшче һәм тренер Михаил Землянов.

Бәйрәмгә җыелучы кешеләр ипподром тирәсендә оештырылган сәүдә нокталарын да читләтеп үтмәде. Җаның ни тели – татлы ризыклар да, башка кирәк-ярак әйберләр дә, рухи азык – китаплар да сатып алырга мөмкин иде. Удмуртия Сабан туен оештырырга ярдәм итүче Татарстанның Саба районы делегациясе вәкиле Гөлсем Батырханова: “Татар телендә Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан балалар һәм өлкәннәр өчен күп кенә китаплар алып килдек”, диде.

Удмуртия Дәүләт шурасы рәисе Александр Соловьевның кәефе күтәренке. Ул авыл эшчәннәренең язгы чәчүне вакытында һәм тиешле дәрәҗәдә үткәрүләрен билгеләп: “Хәзер ял итеп алу өчен вакыт”, диде.

Бәйрәмне үткән елда Ижауда федераль Сабан туе алдыннан гына оешкан “Асылъяр” ансамбле ачып җибәрде. Концерт программасында башка татар, рус, удмурт ансамбльләре катнашты.

Әлбәттә, бәйрәмдә кунакларны ипи-тоз һәм милли ризыгыбыз чәк-чәк белән каршы алалар, сыйлыйлар. Беренче булып аларны дәрәҗәле кунакларга тәкъдим иттеләр.

Быел татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулды. Бу дата да онытылмаган. Биюләрдә Тукайның иң киң таралган һәм яратып укыла торган “Шүрәле” поэмасын да онытмаганнар.

Борынгыдан калган гадәт – Сабан туена авылларда бүләк җыеп йөргәннәр. Бу йоланы да оештыручылар программага керткәннәр. Җигүле атның арбасына утырып гармунчылар, җырчылар ипподромны әйләнде.



Республика хакимияте җитәкчеләре Сабан туй белән котлап, бу елда ирешелгән уңышларны билгеләп үттеләр. Удмуртиянең милли татар оешмаларының эшчәнлегенә дә югары бәя бирделәр. Республикада төрле милләтләрнең дустанә мөнәсәбәттә яшәү үрнәге булып бүгенге Сабан туе бәйрәме торуын билгеләп үттеләр.

Татарстан президентының бәйрәм уңаеннан котлау хатын Татарстан хөкүмәте вәкиле җиткерде.

Бөтен дөнья татар конгрессының башкарма комитеты рәисе урынбасары итеп билгеләнгән Удмуртия вәкиле Ирек Шәрипов республикадан киткәч, биредә татарларга яшәү, эшләү, үз телен саклап калу өчен уңай шартлар тудырылуы яхшырак күренүен әйтте.

Удмуртия татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе Фнүн Мирзаянов исә беренче тапкыр ипподромда уздырылган Сабан туен искә алды. “Бу милли бәйрәм хәзер татарлар тупланып яшәгән һәр төбәктә уздырыла”, диде ул.

Сабантуйның күрке ат чабышы. Малкайларның томырылып чабып килүен күзәтергә килүчеләрнең кәефләре күтәренке булды. Менделеев районы вәкиле Рөстәм Таҗиев аты чабышларда икенче урынны алды. “Беренче килергә атның көче җитмәде”, диде җайдак. Рөстәмнең әтисе дә атта чабышларда катнашкан. “Мин дә әти артыннан барам”, дип уртаклашты яшүсмер.

“Кәҗә” өстендәге яртылаш печән тутырган капчыклар тотып сугышучы ир-атларны күзәтүе дә мавыктыргыч. Шуңа да алар тирәсендә тамашачылар саны да байтак. “Үзеңә капчык эләкмәсен дип сакланып калып, көндәшеңне “кәҗә” өстеннән сугып төшерү өчен көч тә, хәйлә дә кирәк”, дип уртаклашты Рифат Нәҗипов.

Көчләрен аркан тартуда сынап карарга да теләүчеләр күп булды. Монда да көч, бердәмлек таләп ителә.

Ә менә кул көрәшендә үзеңнән тора. Ел буена спорт белән шөгыльләнсәң – син җиңүче дияргә була.

Инде күзне бәйләп чүлмәк вату. Монда зур осталык кирәк. Быел чүлмәкне чәй чәшкеләре алыштырган. Алар кечкенә, шуңа да аны сугып вату җиңел эш түгел.

Тешең белән катык тулы табак төбеннән тәңкә табу – ай-хай!

Ә менә мәйдан уртасындагы колгага менүче тамашачыны сөендерде. Менеп җитүен җитте, озын туры колгадан төшүе дә ансат түгел.

Илебезнең төрле төбәкләренә сибелгән татар халкына милли бәйрәмебез Сабан туен кызыклы, мавыктыргыч итеп уздыру максатыннан Татарстаннан вәкилләр ярдәм итә. Удмуртиядә республикакүләм Сабан туен уздырырга Саба районы зур көч куйды. Саба районы башкарма комитеты җитәкчесе Равил Гасыймов чит төбәкләрдә татарлар үзебезнең гореф-гадәтләребезне саклап калуына шатлык хисләрен белдерде.

Сабантуйның иң төп бәйгесе – татарча көрәш. Быел келәмдә бил алышуны малайлар һәм яшьләр башлады. Удмуртия мәйданнарында бил тоткан Сабантуй батыры Роберт Гилмиев элек көрәшчеләр күп булуын, келәмдә бил алышу иртәнге унда башланып, кичке дүрткә кадәр дәвам итүен искә төшерде. Бүген көрәшчеләрнең күп булмавына уфтанып та куйды.

Удмуртия элек электән үзенең көрәшчеләре белән сокландырды. Сабан туена да чит төбәкләрдән көрәшчеләр күпләп килде. Бу традицияне дәвам итүчеләр үсеп килә. Ижау егете Таһир Хуҗагалиев 2011 ел Сабантуеның абсолют батыры булды. Ул үткән елда Казанда көрәш буенча дөнья күләмендә оештырылган бәйгедә 100 кг артык үлчәүдә чемпион титулын алучы да әле. Хәзер дә Таһир мәйдан батыры булып калды. Аңа республика президенты призлары телевизор һәм суыткыч бүләк ителде. Әлбәттә, батырга төп бүләк – тәкә.

Таһир Хуҗагалиев бу Сабан туенда көрәшергә бик авыр булмавын җиткерде. Танылган көрәшчеләр, күрәсең, Федераль Сабан туена Екатеринбург шәһәренә киткән дип уртаклашты.

Көрәшче, егетләрне бил алышырга өйрәтүче тренер Михаил Землянов үзебездә шундый егетләр үсүенә бик шат.

Сабан туеннан милләттәшләребез күтәренке рухта китте. Урыны да ошаган, барлык ярышларны күзәтергә дә мөмкинлек булган.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG