Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 23:32
Федераль иҗрачылар (мәхкәмә приставы) хезмәте Борис Немцовны Русиядән ярты елга чыгармау хәбәрен раслады.

Адвокат Вадим Прохоров исә, Немцовны илдән чыгармау турында имзаланган һәм мөһер сугылган карарның кулында булуы турында әйтә. Адвокат әйтүенчә, иҗрачылар 26 мартта “Коммерсант” газетында эшмәкәр Геннадий Тимченкога карата шикаятьне кире кагу турында хәбәрнең баш исеме “башкарылырга тиеш документ таләпләренә туры килмәү”не – бик вак хәрефләр белән язылуын һәм кыскартылуын исәпкә алган. Мәхкәмә карары белән бу документны Немцов бастырырга тиеш булган.

Европарламент Страсбургта 7 июльдә Русия турында резолюция кабул итәргә җыена. Немцов әлеге вакыйга алдыннан үзен илдән чыгармаулары турында белде.

XS
SM
MD
LG