Accessibility links

Грузиядә шымчылыкта шикләнеп фотохәбәрчеләр тоткарланган


Грузия эчке эшләр министрлыгы фотохәбәрчеләрнең тоткарлануына карата аңлатмалар бирми. “Азатлык” радиосы хәбәрчесе белдерүенчә, алар арасында Саакашвилиның шәхси фотографы да бар.

Рәсми булмаган хәбәрләргә караганда, ил башлыгының шәхси фотографы Ираклий Геденидзе, аның җәмәгате Натия Геденидзе, Грузия тышкы эшләр министрлыгы фотографы Георгий Абдаладзе, Европа фото агентлыгы хәбәрчесе Зураб Курцикидзе һәм Associated Pressтан Шах Айвазов та бар. Аларның күбесе билгеле шәхесләр. Грузиядә ун, ә кайберләре егерме ел эшли.

Тышкы эшләр министрлыгы тоткарлау сәбәпләрен соңрак махсус оештырылган брифингта аңлатачагын вәгъдә итә.

Тоткарланганнарның якыннары әйтүенчә, күзләүгә каршы департамент хезмәткәрләре аларга төнлә килеп кергән, телефоннарын, электрон җиһазларын һәм санакларын алганнар.
XS
SM
MD
LG