Accessibility links

АКШ Конгрессы вәкилләр пулаты Беларуска карата канун өлгесен хуплады


Кушма Штатлар Конгрессының вәкилләр пулаты Беларуста демократик үзгәрешләргә, кеше хокукларын ныгытуга юнәлгән канун өлгесен кабул итте.

Әлеге документ Минскины сәяси ябылудагыларны азат итәргә чакыра. Шулай ук анда узган елның декабрь аенда Беларуста президент сайлауда канун бозулар турында да әйтелә.

Элгәре АКШ президенты Барак Обама Беларуста оппозиция чаралары куып таратылганга, күпләп кулга алулар булганга ил түрәләренә карата яңа чикләүләрне хуплаган иде.

Узган атнаның чәршәмбесендә президент Александр Лукашенкога каршылык белдереп урамнарга чыккан йөзләрчә кеше тагын тоткарланды.
XS
SM
MD
LG