Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 23:20

Күзәтүчеләр Арктика дәүләтләренең тынычлык турында сөйләшеп, сугышка әзерләнүе турында кисәтә.

Арктика шурасының май аендагы утырышы тыныч кына узар, анда төп игътибар яңа эзләү-коткару килешүендә һәм рәислекне Швециягә тапшыруда булыр дип көтелгән иде.

Әмма Гренландия башкаласы Нуукта үткән бу җыенга АКШ вәкилләренең беренче мәртәбә дәүләт секретаре Һиллари Клинтон җитәкчелегендә килүе вазгыятьне киеренкеләштереп җибәрде.

Бу инде дөньякүләм җылыну нәтиҗәсендә Арктикада нефть һәм башка табигый байлыкларны чыгару җиңеләйгән чорда АКШның үз-үзен ерак төньякны үзләштерү сөйләшүләре үзәгенә куярга теләвен күрсәтте.

АКШ әлеге очрашуга кадәр ике атна элек кенә төньяк суларга ике атом су асты көймәсен җибәргән иде.

Табигый байлыкларны үзләштерү өчен көрәшне кемнең кайсы өлешкә, кайсы урынга ия булуы турында ниндидер килешү булмау да катлауландыра.

Күп кенә илләр Төньяк боз океанының бер үк өлешләрен үзләренеке итәргә тели. Һәм хәзер алар БМОның Диңгез конвенциясе кануны нигезендә БМОга тиешле мөрәҗәгатьләр әзерли. Кушма Штатлар исә әлегә бу килешүне имзаламаган.

Артур Челенгаров океан төбенә куелган Русия әләме фотосын күрсәтә
Канаданы һәм башка илләрне шулай ук күптәннән Төньяк котыпны өйрәнүче русияле Артур Чилингаровның 2007 елда Арктикада диңгез төбенә Русия әләмен урнаштыруы да борчый. Чилингаров журналистларга бу гамәлнең максаты Арктиканың русларныкы булуын күрсәтү диде. “Без Төньяк котыпның урыс җирләренең дәвамы булуын күрсәтергә тиеш”, - дип өстәде Чилингаров.

Канада бу гамәлне провокация дип бәяләгәннән соң, Мәскәү Чилингаровны бер хосусый ширкәт тарафыннан тамаша чарасы өчен ялланган бер галим генә дип атап, халыкара җәмәгатьчелекне тынычландырырга маташты. Әмма Чилингаров әле Дәүләт Думасы депутаты да. Һәм бу гамәлленнән соң икенче елда аңа Русия Федерациясе каһарманы исеме бирелде.

Шушы хәлләр сурәтендә Калгари университеты профессоры, сәясәт белгече Роб Һуберт яңа салкын сугыш борчылулары яңа кораллану ярышына сәбәп булырга мөмкин дип кисәтә.

Һуберт Русия премьер-министры Владимир Путин Арктикада “тынычлык зонасы” булдырырга чакырса да, гамәлдә киресен күрүен әйтә.

“Арктика буенда урнашкан дәүләтләр Арктикада тынычлык һәм хезмәттәшлек турында сөйләгәндә, бу төбәкнең стратегик кыйммәте арта бара. Бу кыйммәт арта барган саен, һәрбер дәүләт төбәктәге үз мәнфәгатьләренә дә күбрәк әһәмият бирә. Арктика дәүләтләре хезмәттәшлек турында сөйләшәдер, бәлки, әмма алар низагка әзерләнә”, - ди Һуберт.

Джэймс Ставридис
Күптән түгел НАТОның Европадагы көчләре башлыгы Джэймс Ставридис та: “Әлегә төньяктагы бәхәсләр тыныч кына барды әмма алдагы елларда климат үзгәрешләре үзләштерү җиңеләйгән табигый байлыклар өчен көрәштәге балансны бозарга мөмкин”, - дип кисәтте.

Ставридис төбәктәге илләр башлыкларын Арктиканың низаг зонасына әверелүенә юл куймаска, аны хезмәттәшлек зонасы буларак саклап калырга чакыра.

XS
SM
MD
LG