Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 01:05

1-3 июль көннәрендә Тубыл шәһәрендә Төмән өлкәсенең “Мирас” татар иҗтимагый оешмасы оештырган “Искер җыен” фестивале булып узды. Аның кысаларында “Искернең тарихи язмышы” дигән темага фәнни-гамәли конференция дә оештырылды.


2008 елдан бирле Тубыл шәһәрендә ел саен өлкәнең “Мирас” татар иҗтимагый оешмасы тырышлыгы белән “Искер-җыен” фестивале оештырылып килә. Быелгы фестиваль дүртенчесе булды һәм ул “Искернең тарихи язмышы” дигән темага багышланган иде.

Быел фестивальне оештырганда килеп чыккан авырлыклар турында да әйтеп үтәргә кирәк. “Мирас” оешмасының алдан билгеләнгән һәм төрле төбәкләрдәге коллективлар белән килешенгән фестивальне үткәрү вакыты чара башланырга 2 атна кала гына үзгәрде, бер атнага алга күчерелде.Ул көннәрдә башка төбәкләрдә төрле бәйрәмнәр, Сабантуйлар, шул исәптән Федераль Сабантуй да узу сәбәпле, “Искер-җыен”га килергә ниятләнгән коллективларның барсы да килә алмады. Аннан тыш, җирле хакимияттән ярдәм бик аз күләмдә булды, барлык чыгымнар да “Мирас” оешмасы өстенә төште. Оештыру эшләрендә туган башка проблемалар да бихисап булды.

Әмма, авырлыкларга карамастан, чакырылган кунакларның кайберләре килде, катнашучылар җыйналды, програмда каралган чаралар билгеләнгән вакытта башланды.

“Искер-җыен” фестиваленең беренче көне

Фестиваль “Искернең тарихи язмышы” дигән фәнни-гамәли конференция белән башланып китте. Чара шәһәр архивының җыелышлар залында барды. Анда Казан, Төмән, Омски, Иркутски шәһәрләреннән килгән галимнәр һәм кунаклар, җирле зыялылар, музей хезмәткәрләре, кайбер иҗтимагый оешма вәкилләре катнашты. Тубыл шәһәре һәм кайбер район хакимиятләре вәкилләре дә булды.

Конференциядә каралган төп сорау – элек Искер шәһәре булган җирне, Көнбатыш Себер халыкларының тарихи һәйкәле буларак, Русиянең тарихи-мәдәни документлар исемлегенә кертү булды.

Бу хакта Тубыл шәһәренең социаль педагогия академиясе өлкән укытучысы, тарих фәннәре кандидаты Зәйтүнә Тычинских чыгыш ясады. Үзенең чыгышында ул Себер ягындагы тарихи урыннарны, шул исәптән Искер шәһәре булган җирне дә саклап калу, аларны мемориаль комплекска әйләндерү мөһимлегенә тукталды.

Этнограф Ришат Рәхимов: “Татар халкының тарихи мирасы булган урыннарны, борынгы каберлекләрне, Искер шәһәре булган җирне саклап калу – төбәктә алып барылган сәясәткә бәйле. Җитәкчеләр теләсә, тарихи урыннарны саклауны оештыралар, теләмәсәләр юк. Без бернәрсә дә эшли алмыйбыз. Әмма, алар алдында без бу проблеманы куярга тиешбез,” диде.

Чыгышлар, кайбер фикерләр

Конференция барышында төрле фикерләр әйтелде, ризасызлык белдерүчеләр дә булды. Тубыл галиме Игорь Беличның борынгы татар каберлекләре исәпкә алынырга һәм тарихи урыннарда археологик эзләнүләр алып барылырга тиеш” дип әйтүе белән килешмәүчеләр күп булды. “Мөселман каберлекләрен казырга ярмый”, диде татарлар.

Конференциядә Искер шәһәренең урыны төгәл билгеләнгән булмавы да искә алынды.

Татар хәрәкәте активисты Әнәс Гаитов үзенең чыгышында хөкүмәт ягыннан халыкларга тигез караш булмавы турында сөйләде. “Себердә яшәүче халыкларның дини мәнфәгатьләре дә тигез кайгыртылмый, христиан диненә өстенлек бирү очраклары күзәтелә, мәчетләр төзелешенә хөкүмәттән акча бирелми диярлек, төзелеш өчен бирелгән урын да уңайсыз җирдә була,” диде.

Конференция ахырында, гадәттәгечә, резолюция кабул ителде, аны рәсми даирәләргә җиткерергә кирәк, диелде. Резолюциядә “Искер мемориалы булдырырга, аны туристик объектка әйләндерергә” дигән юллар да бар.

Искердә ут та юк, су да юк

Искер шәһәре булган урында бер торак йорт салынган һәм анда каравылчы яши. Урман эчендәге аланлыкта тормыш барса да, анда яшәүчеләр өчен эчәргә яраклы су да, электр уты да юк. Суны да, яктылык бирә торган двигательне һәм аңа кирәк булган ягулыкны шәһәрдән китереп торырга туры килә.

Форсаттан файдаланып, конференция эшендә катнашкан һәм район җирлегендә Искер биләмәләре булган Тубыл район хакимияте җитәкчесе урынбасары Алексей Пронтишевка “Искерне саклауда җирле хакимиятнең ярдәме булырмы?” дигән сорау юлладым.

Алексей Пронтишев: “Искер урыны сакланачак, биредә тарихи комплекс төзү кирәклеген мин яхшы аңладым. Булган проблемалар да хәл ителер”, диде.

“Искер-җыен” фестиваленең икенче көне

Икенче көнне “Искер-җыен” фестивале үзенең эшен Тубыл шәһәреннән ерак булмаган Тубыл-Байгара юлының унтугызынчы чакрымында, элек Себер ханлыгының башкаласы Искер булган урында дәвам итте. Урман эчендәге аланлыкта, гадәттәгечә, чатырлар корылган, сәхнә эшләп куелган, сәүдә нокталары җәелгән иде.

Авыл-районнардан җиңел машиналар һәм автобуслар белән катнашучылар һәм тамашачылар килде. Дөрес, әллә реклама җитәрлек булмадымы, әллә вакыты-вакыты белән яңгыр явып торуы, һаваның болытлы һәм көннең шактый бозык булуы сәбәплеме, җыенга килүчеләр саны узган елларга караганда кимрәк булды.

Башта мәрхүмнәр искә алынды

“Искер-җыен” фестивален ачу тантанасы дини йоладан – мәрхүмнәр рухына дога кылудан башланып китте. Алып баручы Наҗия Хәкимова сәхнәгә Ялутор шәһәреннән килгән муллаларны – Раил хәзрәтне һәм Рәхимҗан хәзрәтне чакырды. Алар халыкны бәйрәм белән тәбрикләделәр, дога укып, хәер-фатиха бирделәр. Догадан соң, сәхнә каршында җәелгән паласта тезелеп утырган шәкертләр тәкъбир әйтте.

Рәсми тәбрикләүләр

Аннан соң бәйрәмнең рәсми өлеше башланды. Тубыл районы хакимияте вәкилләре, оештыручылар, Татарстаннан һәм башка төбәкләрдән килгән кунаклар, кайбер иҗтимагый оешма җитәкчеләре сәхнәгә күтәрелде, халыкны бәйрәм белән тәбрикләделәр, мондый чараның киләчәктә дә оештырылып торуын теләделәр.

Тәбрикләүләрдән соң фестивальнең бәйге өлеше башланды. Казахстаннан, Иркутски, Тубыл, Төмән, Омски, Ялутор шәһәрләреннән һәм якын-тирә авыл-районнардан килгән сәнгатькәрләр, үзара ярышып, көч сынадылар, башкару осталыкларын күрсәттеләр.

Халык яңгырдан курыкмады

Өстән вакыт-вакыт яңгыр явып торуга карамастан, бәйге дәвам итте, туктамады, халык та таралмады. Иркутски татар оешмасы вәкиле – музыкант Әхтәм Фәйзиев өстән яңгыр явып торган вакытта да, кулыннан скрипкасын төшермәде, классик әсәрләр һәм дәртле татар көйләре башкарды.

“Искер-җыен” фестивален халык чын бәйрәм итеп кабул итте. Кешеләрнең бер-берсенә булган җылы хисләре, туганнарча мөнәсәбәтләре һәрбер эштә сизелеп тора иде.

Татарстан кунаклары фикере

Татарстан кунагы – укытучыларның белемнәрен камилләштерү институты профессоры, тарих фәннәре докторы Фәйзулхак әфәнде Ислаевның күңеленә Искер җире хуш килгән. Бу җирне ул татар халкының изге җирләренең берсе дип саный.

Татарстан министрлыгы юлламасы белән килгән җырчы-композитор, Татарстан һәм Башкортстан республикаларының атказанган артисты Фәнилә ханым Хәбирова да Искер җирен, биредәге халыкны яраткан. Сәнгать белгече буларак, чараны камилләштерүдә аның кайбер тәкъдимнәре дә бар. “Биредәге сәнгатькәрләрнең башкару осталыклары аксый. Өйрәтүче белгечләре булмавы да сизелеп тора. Аларга бу юнәлештә эшләргә кирәк,” диде.

Казан дәүләт мәдәният университеты студенткасы, җырчы Гөлнара Хәйруллинага да “Искер-җыен” фестивале бик ошаган. “Кунак булмасам, мин дә бәйгеләрдә катнашкан булыр идем,” диде ул.

Чыгышлар һәм ярышлар – фестиваль бизәге

Көн буена диярлек сәхнәдә бәйге чыгышлары барды. Шунысы да күңелгә ятышлы булды, катнашучылар арасында яшьләр дә, балалар да күп иде. Җирле шагыйрәләр дә булды, алар үзләренең Искер җиренә багышлап язган шигырьләрен укыды.

Чыгышлар белн берүк вакытта аланның икенче ягында татарча көрәш, төйдереп биюдә ярышу кебек, милли уеннар барды.

Аерым тирмәләрдә себер татарларының гореф-гадәтләрен, аш-суларын, борынгы кирәк-яракларын күрсәткән күргәзмәләр эшләде. Урман кырыенда, үзбәкчә казып эшләнгән мичләрдә, тәмле пылау пеште, солдат мичендә хуш исле чәй кайнады. Аш-су фестивальгә килгән барлык кешегә дә җитәрлек булды.

Ахырда бәйгеләрдә катнашучыларга һәм җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр бирелде.

Ат чабышы булмый калды

Фестиваль барышында ат чабышы да каралган иде. Әмма каршыга килгән машинадан өркеп, атлар юл кырыендагы канауга төшеп киткән. Нәтиҗәдә ике ат һәм бер җайдак җәрәхәтләнгән.

“Искер-җыен” фестиваленең өченче көне

Өченче көнне фестивальнең йомгаклау концерты узды. Концерт Тубыл шәһәренең “Синтез” мәдәният сараенда барды. Концерт куясы урын берничә көн алдан гына билгеле булып, рекламалар аша киң җәмәгатьчелеккә җиткерелмәсә дә, тамашачы зал тутырып килгән иде. 400 кешелек залда буш урын калмады диярлек.

Сәхнәдә берсен-берсе алыштырып җыр, бию, нәфис сүз осталары чыгыш ясады. Татар җырларыннан тыш үзбәк, һинд, төрек телендә дә җырлар яңгырады, биюләр күрсәтелде. Скрипкада оста итеп төрле әсәрләр башкарган Әхтәм Фәйзиевне тамашачы озак алкышлады, кабат-кабат сәхнәгә чакырды.

Концерт барышында Тубыл шәһәренең “Хонг за куен” һәм “Ушу” көрәш сәнгате мәктәпләре укучылары чыгышы да булды. Алар төрле көрәш алымнарын һәм аларны куллану осталыкларын күрсәтте.

Концерт Фәнилә Хәбирова башкаруында “Туган җирем- гүзәлем җирем” дигән җыр белән тәмамланды. Аның янына барлык катнашучы чыкты. Луиза Шәмсетдинова аларга бәйге нәтиҗәләре буенча бирелгән дипломнар тапшырды, җитәкчеләренә рәхмәт хатлары бирде.

Тамашачылар фикере

Искер-җыен фестивале барышында чарага карата катнашучыларның һәм тамашачыларның фикерен белү мөмкинлеге дә булды. Барысы да чараның яхшы оештырылган булуы турында әйтте, киләчәк буын өчен аның әһәмияте зур булуын ассызыклады, алдагы елларда да оештырылса иде дигән теләкләрен белдерделәр.

Фестиваль тәмамланды, аралашу дәвам итә

Шулай итеп, “Искер-җыен” фестивале тәмамланды. Оештыручыларга туктап, бераз сулыш алырга да ярыйдыр. Әмма алар ял итәргә ашыкмады. Ерак төбәкләрдән килгән кунаклар өчен “Мирас” оешмасы активистлары шәһәр буйлап сәяхәт оештырды.

Кунакларны Тубыл кирмәне белән таныштырдылар, күптән түгел төзекләндереп, мөселманнарга тапшырылган мәчет янына, аннан соң Ермакка куелган монумент янына алып бардылар, Тубылның татарлар күпләп яшәгән борынгы урамнарында йөрттеләр, шәһәрнең башка тарихи урыннары белән таныштырдылар.

Оештыручылар кунакларны шәһәрдән 40 чакрымлап ераклыкта булган Абалак тыюлыгына да алып бардылар. Анда агачтан эшләнгән борынгы йортлар макеты, рус әкиятләре персонажлары, ук ату мәйданчыгы һәм башка төрле кызыклы урыннар белән танышу мөмкинлеге булды.

Абалак тыюлыгыннан соң Луиза ханым кунакларны үзенең туган авылына – Вагай районының Күбәк авылына алып барды. Анда Кучем хан исемен йөрткән урам белән таныштырды, үз өендә кунак итте.

IV “Искер-җыен” фестивале тәмам. Анда каралган сораулар чишелерме, кабул иткән карарлар тормышка ашырмы, әлегә әйтеп булмый. Шуны төгәл әйтергә була, тормышында зур үзгәрешләр булмаганда, Луиза ханым бу эшне киләчәктә дә дәвам итәчәк.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG