Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ринат Акчурин Чаллы табибләренә булыша


Чаллы Ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсе. 2011 ел
Чаллы Ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсе. 2011 ел

Чаллының ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсендә йөрәк авырулы кешегә беренче тапкыр операция ясалды. Чаллы белгечләренә ярдәмгә Мәскәүдән атаклы табиб Ринат Акчурин килде.


Татарстанда ишемик йөрәк авыруларына Казанда һәм Әлмәттә генә операция ясала иде. Менә 5-7 июль көннәрендә Чаллыда шушындый өч авыруга беренче тапкыр операция ясалды.

Бу гамәл Мәскәүдән килгән профессор Ринат Акчурин күзәтүендә барды. Шушы вакыйгадан соң матбугат очрашуы да узды. Биредә Акчурин әфәнде Татарстан табибләренең югары дәрәҗәдә эшләүләрен билгеләп узды.

Матбугат очрашуында операцияләрнең бәһасе турында да сүз булды. “Мин үзем түләүсез медицина ягында. Төрле операцияләргә гади халык 200-240 мең сум акча таба алмый. Йөрәккә операция ясауга дәүләт бер миллион сум акча бирә. Алга таба Русиядә табибләр тормышы да яхшырырга тиеш”, дигән фикерен әйтте Ринат әфәнде.
Чарада катнашкан табибләр. Ринат Акчурин - сулдан икенче

Чаллыда булган чараларда Татарстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррәхов та катнашты. Аның әйтүенчә, Чаллыда быел 50 кешегә шундый операция ясалачак. Киләчәктә Кама аръягында яшәүчеләргә ел саен 500 операция ясау күздә тотыла. Министр Фәррәхов чыгышында АКШ һәм Татарстандагы тормыш, медицина дәрәҗәсе хакында сөйләде:

“АКШ һәм Татарстанны чагыштыру мөмкин түгел. Анда халыкның уртача гомере 85 ел булса, бездә 71 ел”, дип белдерде ул.

2011 елда Чаллының бу хастаханәсендә яңарту эшләре төгәлләнер, ди түрәләр. Моның өчен федераль казнадан 53,5 миллион сум акча да каралган. Соңгы ике елда әлеге бинаны Кама аръягының заманча саулык үзәгенә әйләндерү өчен инде йөзләрчә миллион сум акча сарыф ителгән.
XS
SM
MD
LG