Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бөтенрусия Сабантуе үтте, нинди хисләр калды?


Екатеринбур Сабан туеның иң яшь көрәшчеләре
Екатеринбур Сабан туеның иң яшь көрәшчеләре

Русиянең төрле шәһәрләрендә оештырылып килгән федераль Сабан туйлары елдан-ел киңрәк колач җәеп, күбрәк халыкны җәлеп итә бара. Екатеринбур шәһәрендә булып узган Сабан туе, кайбер мәгълүмат чыганаклары хәбәренчә, 50 меңнән артык халыкны җыйды.


Федераль Сабан туеның оештыру дәрәҗәсе югары булуы – һәрнәрсәнең җиренә җиткерелеп эшләнүе, милли киемнәрдә, җыр-бию белән һәр делегацияне поезддан каршы алуларыннан башлап, ике көнлек бәйрәм програмының һәр сәгатендә чагылгандыр.

Оештыру комитетын өлкә премьеры Анатолий Грединның җитәкләве дә федераль Сабан туена Екатеринбурда әзерлекнең югары дәрәҗәдә алып барылуы хакында сөйли. Сабан туе кунаклары арасында, хөкүмәт дәрәҗәсендә үткәрелгән чара, әлбәттә, начар оештырылмый диючеләр булды. Күпләр уңай фикерләр әйтте.
Кунакларны ипи-тоз, чәк-чәк белән каршылыйлар


“Оештыру буенча Екатеринбур беренче урынга чыкты, башка шәһәрләрдә дә әйбәт булган иде, әмма бу Сабан туе бар яктан яхшы, дәрәҗәсе күпкә югарырак булды”, диде өч федераль Сабан туенда катнашкан эшмәкәр һәм татар оешмасы җитәкчесе Әскат Корманаев.

“Башкортстаннан Екатеринбурка килеп, халкым өчен чын күңелдән горурлык хисе кичердем, Екатеринбургта 170 мең татар яши, минем милләт кешеләре шул кадәр матур шәһәрне тагын да матуррак эшләп, сәнгатен, сәнәгатен күтәреп яшиләр”, ди Әскат әфәнде.
Тубыл һәм Омски вәкилләре Сабан туенда очрашты


Свердловски өлкәсендә татарларның тоткан урыны югары булуы турында өлкә башлыгы Александр Мишарин да ассызыклап үтте. «Татарлар бездә сан буенча, руслардан кала, икенче урында, безнең өчен бу бик әһәмиятле, алар төрле вазифаларда – сәясәттә, җитештерү, социаль тармакларда эшлиләр, һәм җәмәгатьчелек тормышында мөһим роль уйныйлар», диде Свердловски өлкәсе губернаторы.

Федераль Сабан туеның югары дәрәҗәдә оештырылган булуы турында әле генә фикерен белдергән Әскат Корманаев кебек үк башкалар да уңай фикерләр белдерде.

Әстерхан, Волгоград шәһәрләреннән килгән ханымнар да бәйрәмнең бик матур үтүе турында сөйләделәр.
Халык Рөстәм Миңнеханов һәм Александр Мишаринны каршылый


Омски татарлары вәкиле Зиннур Мирмаметов моңа кадәр күп Сабантуйларда булган, шәһәр, өлкә, авыл Сабантуйларын күргән. “Беренче мәртәбә федераль Сабан туен күрдем, бик ошады, яхшы булды. Бик күп утарлар – Татарстаннан, Башкортстаннан, урал татарлары – һәрберсенең тормышы белән танышырга мөмкин булды”, ди Зиннур Мирмаметов.

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы даими вәкиле, Сабан туена 41 вәкил алып килгән Алик Локманов:”Быелгы Сабан туенда бер өлкә һәм ике республиканың кушылуы, ике президентның да катнашуы бик матур күренеш булды”, ди.
Омски вәкилләре


“Сабан туе ул бәйрәм генә түгел, халкыбызның рухын чагылдыручы зур чара, безнең халыкның барометры булып тора, әгәр дә без шундый бәйрәмнәр үткәрә алабыз икән, димәк без яшибез, яшәячәкбез. Сабан туе безнең татарны бергә туплауда, берләштерүдә бик зур чара булып тора”, ди Алик әфәнде.

Иркутски өлкәсе кунагы Фагилә Александрова:”Сабантуйларын без дә үткәрәбез, милли бәйрәмебез безгә телебезне, җыр-моңнарыбызны сакларга ярдәм итә”, диде. Үзе яшәгән төбәктә татар мәдәниятен, татар телен үстерү өстендә эшләүче бу ханым Русия күләмендә үткәрелгән бәйрәмгә таң калган.

Бәйрәмдә күңелне борчыган бер күренеш тә булды. Сабан туе хәмерсез дип игълан ителгән, сатуга кую да тыелган иде. Чыннан да, эчкән кешеләр күзгә чалынмады. Әмма, кунакларга төшке аш әзерләнгән чатырларда хәмер дә куелган иде.
Татар йорты
XS
SM
MD
LG