Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 14:43

Төркмәнстандагы шартлау хакында каршылыклы хәбәрләр килә


Төркмәнстан башкаласы Ашхабадтан 20 чакрымдагы Абадан шәһәрендә корал саклагычлар шартлау хакында каршылыклы хәбәрләр килә.

Хокук яклаучыларның “Төркмәнстан вакыйгалары” сәхифәсе үлүчеләрнең күп булуын, янгыннар турында хәбәр итә. Анда хәрбиләр кәрваны бару, шәһәрдә әлегә шартламаган коралның күп булуы турында да әйтелә.

Төркмәнстан тышкы эшләр министрлыгы белдерүенчә, үлүчеләр һәм игътибарга алырлык җимерелүләр юк. Каза булган урыннан кешеләр башка җиргә күчерелгән.

Күрүчеләр әйтүенчә, кичә андагы вакыт белән 16 сәгатьтә берничә тапкыр көчле шартлау булган, ут, су һәм газ белән тәэмин итү беткән.

XS
SM
MD
LG