Accessibility links

Кайнар хәбәр

Утсыз Казан: совет чоры техникасы таушала


Кичә 7 июль көнне Казанның берничә районы һәм Мари республикасының зур өлеше утсыз калды. Сәбәбе – Казанны электр энергиясе белән тәэмин итүче чыбыкларның сафтан чыгуы.


“Челтәр компаниясе”нең матбугат үзәге җитәкчесе Зөлфәт Мингалиев әйтүенчә, көндез сәгать 14.22дә Помары-Киндерле юлы электр чыбыкларында авария була. 500 кВтлы чыбык өзелү Мари иле республикасы җирендә булган. Авариянең төгәл сәбәпләре әлегә билгеле түгел.

Көндез Казанның Авиатөзелеш, Киров, Вахитов, өлешчә Идел буе районнары утсыз калган. Урамнарда трамвай, троллейбуслар туктап кала. Метро эшенә бернинди зарар булмаган, чөнки ул резерв электр чыганагы белән тәэмин ителгән.

Шәһәр урамнарында светофорлар сүнә, моның нәтиҗәсендә юлларда йөрү авырлаша, шәһәрдә зур юл тыгыннары хасил була. Ут сүнү нәтиҗәсендә юл кагыйдәләрен бозучылар гына җиңештә кала. Чөнки шәһәрдә видеокүзәтү һәм фотовидеотеркәү камералары да сүнгән була.

Су насослары эштән туктый, краннардан су килми башлады. Кибетләрдә, сәүдә үзәкләрендә кассалар һәм сигнализацияләр сүнә. Казанның эчке эшләр идарәсенең матбугат хезмәте җитәкчесе Игорь Силко әйтүенчә, полиция хезмәткәрләре мөһим объектларны саклап калу өчен тиз арада төрле чаралар күрергә мәҗбүр булган.

Йортларда ут сүнү нәтиҗәсендә лифтлар эшләмәгән. Эвакуацияләү ярдәме сорап мөрәҗәгать итүчеләр күп булган.

Резерв электр чыганагы белән 12нче шәһәр дәваханәсе һәм 2нче ашыгыч медицина ярдәм үзәге генә тәэмин ителгән. Шәһәрнең 16нчы хастаханәсенең кичектергесез гинекология бүлеге вакытлыча 11нче хастаханәгә күчерелгән.

Дәвалау үзәкләрендә зур зыян күрүчеләр булмаган. Махсус суыткычларда саклана торган вакциналарны башка урыннарга күчерергә мәҗбүр булганнар.

Казанда электр 16.00тән соң өлешчә эшли башлады. 20.00дә шәһәрдә тулаем ут чыбыклары эшли, дип хәбәр иттеләр. Бу афәтнең зыяны Казанлылар һәм Мари республикасында яшәүчеләр өчен шактый зур булган.
XS
SM
MD
LG