Accessibility links

Кайнар хәбәр

Каһирәнең Таһрир мәйданына меңнәрчә демонстрант җыелды


Мисыр башкаласы Каһирә үзәгендәге Таһрир мәйданына меңнәрчә демонстрант җыелды. Алар Хөсни Мөбәрәкнең президентлыктан китүенә китергән халык күтәрелешләрендә йөзләрчә кешенең үлеменә гаепләнгәннәргә гадел мәхкәмә таләп итә.

Мәйданга җыелганнар Мисырдагы вакытлы хәрби җитәкчелекне илдә тизрәк демократия урнаштыруга да чакыра.

Мисырда соңгы атналарда Мөбәрәк даирәсендәге түрәләре һәм иминлек көчләренең элекке хезмәткәрләренә карата мәхкәмә эшенә дә ризасызлык арта. Күпләр хәзерге хакимият тикшерүне суза дип белдерә.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG