Accessibility links

Мәскәүдә эшмәкәрләр базарны ябуга каршы


Мәскәүдә Красногвардейски базарын ябуга ризасызлык белдереп протест чарасы узды. “Сул фронт” хәрәкәтенең Мәскәү шурасы координаторы Сергей Удальцов, иллеләп кеше мэрия бинасына керешләрнең берсен япты, дип белдерде.

Мәскәү хакимияте вәкилләре белән сөйләшкәч, эшмәкәрләр таралышкан. Түрәләр дүшәмбегә кадәр базар тирәсендә туган вәзгыятьне тикшерергә вәгъдә иткән.
XS
SM
MD
LG