Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 05:04

Казанда хаҗ сәфәренә багышланган III халыкара конференция узды. Биредә хаҗ сәфәрен оештыру мәсьәләләре, анда килеп чыккан проблемнарны чишү юллары каралды.


Русия мөселманнары арасында хаҗ кылырга теләүчеләр саны елдан-ел арта бара. Әгәр дә 1945-1990 елларда ил буенча бары тик 900 кеше хаҗ кылса, соңгы 10 елда аларның саны 25 меңгә җитте.

Русия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин әйтүенчә, сәфәрне оештыру эшләрендә дә бүгенге көндә яңа таләпләр сорала. "Беренче чиратта, сәфәрне оештыру эшләрендә килеп чыккан проблемнарны чишү юлларын эзләргә, игътибарны аеруча бу өлкәдә тәҗрибәләре булган илләргә юнәлтергә кирәк", диде ул.

Быел Русиядән 20 мең дә 500 кеше хаҗга барачак, шуларның 2 меңе Татарстаннан булачак. Бару мөмкинлеге, беренче чиратта, әле бер дә хаҗ кылмаучыларга бирелә.

Хаҗ кылырга теләүченең ничәнче кат баруы, яки әлегә кадәр бармавы федераль база мәгълүматларыннан карала. Мондый ысул Төркиядә инде күп еллар кулланыла икән һәм бүгенге көндә анда 800 меңнән артык кеше кабат хаҗ кылу чиратында тора.

Хаҗга бары тик очкыч белән

Берничә ел элек Русия мөселманнарына хаҗ кылу өчен 20 мең дә 500 урынлык квота билгеләнгән иде. Шулай да һәр елны Согуд Гарәбстаны тагын 3-5 мең мөселманга хаҗ кылу мөмкинлеге бирә, быел да өстәмә квоталар булыр дип өметләнәбез, ди Равил Гайнетдин:

"Без Русия президенты Дмитрий Медведевкә, 5 июльдә Нальчикта узган очрашуда, Русия мөселманнарына квотаны арттыру мәсьәләсендә ярдәм сорап, мөрәҗәгать иттек.

Өченче елны хаҗга Русиянең 8 төбәгеннән очкычлар очкан булса, узган елны Русиянең 10 төбәгеннән булды. Элек күпләр җир юллары белән дә китәләр иде, бу елдан исә Русиянең тышкы эшләр министрлыгы җир юллары белән бармауны сорады. Белгәнемчә, бер оешма да җир юлы белән бару визаларын эшләү өчен документлар кабул итми”.

Конференция кунаклары
Бу көннәрдә Федерация шурасы рәисе урынбасары, Федерация шурасының халыкара эшләр комитеты рәисенең беренче урынбасары Ильяс Умаханов өстәмә квоталар сорау өчен Согуд Гарәбстанына юл алды.

Согуд Гарәбстаны исә быел Татарстанга 2000 кешелек мөмкинлек биргән. Татарстан Җөмһүрияте мөселманнар Диния нәзарәте рәисе, мөфти Илдус хәзрәт Фәиз әйтүенчә, быел беренче тапкыр бу урыннар өч хаҗ операторы арасында бүленгән. Конкуренция нәтиҗәсендә, хаҗ бәясен бераз төшереп булган. Очкыч турына тариф 82 меңгә төшкән.

Русиядә хаҗ фонды оештырылачак

Хаҗга баручылар елдан-ел артса да, барырга теләп тә мөмкинлекләре булмаучылар да күп. Киләчәктә нәкъ шундыйлар өчен махсус хаҗ фондлары эшләп киләчәк.

Бирегә хаҗга барырга теләүче һәр айны мең сумнан алып мөмкинлеге җиткәнгә кадәр акча салып бара алачак. Тиешле сумманы уртача 3-5 елда җыю мөмкинлеге бар, дип санала.

Равил Гайнетдин әйтүенчә, хаҗ сәфәрен оештыруны эффективлаштыру, хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту өчен Мәскәүдә Русия Мөфтиләр шурасы каршында бердәм хаҗ үзәген булдыру планлаштырыла.

Аның филиаллары исә Русиянең төрле төбәкләрендә булачак. Үзәк хаҗиларга үзләре теләгән регионнан бару мөмкинлеген дә тудырачак.

"Дини туризмны үстерү вакыты җитте"

Русиядә һәм чит илләрдә дини туризмны үстерү вакыты җитте, ди Равил Гайнетдин. Кызганычка каршы, мөселман илләрендә һәм Идел буе, Кавказ, Урал, Себер, Урта Азиядә сакланган Русия ислам галимнәре белән бәйле тарихи һәйкәлләр турында күпләр белми, ди ул.

“Хаҗ - мөселманнар берлеге. Үткәне һәм бүгенгесе. Комплекслы карашлар” дип исемләнгән ике елга бер тапкыр узучы конференция нәкъ хаҗ сәфәрен оештыру мәсьәләләрен карау, анда килеп чыккан проблемнарны чишү максатыннан оештырылган иде.

Быел конференциядә Иран ислам республикасының хаҗ эшләрен багучы оешма җитәкчесе Саид Али Газиаскар, Татарстан республикасы президентының дини оешмалар белән хезмәттәшлек итү идарәсе башлыгы Марат Гатин, “Идел-Хаҗ” төбәкара хаҗ үзәге мөдирләр шурасы рәисе Рөстәм Гатауллин, Казан мэриясе вәкиле Расих Фәсхетдинов, чит дәүләтләрнең хаҗ министрлыклары һәм департаментлары вәкилләре катнашты.

Конференция кысаларында хаҗиларны хаҗга җибәргәнче яшәү урыннарында әзерлек эшләре, Согуд Гарәбстаны җирлегендә хаҗ мөддәте вакытында хезмәт күрсәтүгә багышланган түгәрәк өстәлләр дә оештырылды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG