Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 15:14

Төркмәнстан шартлауларында йөзләрчә корбан булырга мөмкин


Абадан янындагы бер авыл йорты

Абадан янындагы бер авыл йорты

Төркмәнстанның Абадан шәһәрендә корал саклагычлар шартлау нәтиҗәсендә анда яшәүчеләр һәм хәрбиләр – йөзләрчә кеше үлгән булырга мөмкин.

Бу хакта “Фиргәнә” агентлыгы Төркмәнстан башкаласы Ашхабадтагы чыганакларга таянып хәбәр итә. “Фиргәнә” белдерүенчә, Абаданны милиционерлар һәм хәрбиләр боҗра ясап әйләндереп алган. Юлларга тикшерү капкалары урнаштырылган.

Күрүчеләр, юартлауларның әле дә дәвам итүе, һаваны төтен басуы, юлларның ядрә кыйпылчыклары белән тулган булуы турында сөйли.

Хокук яклаучыларның “Төркмәнстан вакыйгалары” сәхифәсе дә үлүчеләрнең күп булуын хәбәр итә. Гунеш авылына зур зыян килгән. Абаданның үзендә кешеләр коткыга бирелгән һәм талаулар белән шөгыльләнә.



Төркмәнстан тышкы эшләр министрлыгы исә корал саклагычларда шартлау булган, үлүчеләр һәм куркыныч җимерелүләр булмаган дип белдерүен дәвам итә.

Күрүчеләр әйтүенчә, шартлау андагы вакыт белән кичә 16 сәгатьтә булган.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG