Accessibility links

Кайнар хәбәр

Икетеллелекнең үз бәясе бар


Канаданың инглиз һәм француз телләре бертигез кулланышта булган бердәнбер вилаяте башка илләргә үрнәк була аламы?

Канаданың һәр ватандашы рәсми оешмалардан мәгълүмат алырга теләгәндә инглиз яки француз телендә мөрәҗәгать итеп, шул телдә җавап алырга хокуклы. "Ватандашларның бу хокукы федераль канунда теркәлгән һәм ул үтәлә", ди Нью-Брансвик вилаяте парламенты вәкиле Джон Вилльямсон.

Азатлык радиосында булып киткән Вилльямсон икетеллелекнең ничек эшләве турында сөйләде.

Нью-Брансвик вилаятендә 700 меңләп кеше яши. Канадада икетеллелекнең тарихи нигезе бар. Бу илгә французлар һәм инглизләр бергә нигез салган. Шуңа күрә илдә тынычлык булсын өчен ике телнең дә бер дәрәҗәдә үсүе һәм кулланылуы мөһим. Тормыш булгач, киеренкелек тудырган очраклар да була. Кайвакыт инглизчә яки французча сөйләшүчеләр үзләренә игътибарның кимүен сизә, әмма бу проблемалар канун һәм тәртип белән хәл ителә.

Кешеләр урамда очрашканда кайсы телдә сөйләшә?

Беренче очраган кешегә, аның ана теленең кайсысы булганын белмәсәләр, гадәттә инглизчә дәшәләр. Иҗтимагый һәм сәяси даирәләрдә дә күбрәк инглиз теле кулланыла.

Сезгә французча мөрәҗәгать итсәләр, сез французча җавап бирергә тиешме?

Парламент депутаты яки сәясәтчеләрдән ул таләп ителми. Мин үзем ике телне белгәнгә, французча җавап бирер идем. Әмма кеше мәгълүмат сорап килгән оешмаларда французча сораганга, французча җавап бирергә тиешләр. Гадәттә бу шулай була да.

Мәктәпләрдә балалар ике телне дә бер дәрәҗәдә өйрәнәме?

Ил буйлап инглиз һәм француз мәктәпләре бар. Әлбәттә, Квебек вилаятендә француз теллеләре күбрәк. Башкаларында – инглиз теллеләре. Баласын кайсы мәктәптә укытуны ата-аналар хәл итә.

Телевидениедә кем нинди каналлар карый?

Телевидениедә дә аерым француз каналлары, аерым инглиз каналлары бар. Каналларның төрлелеге караучыларның мәнфәгатьләре һәм карашларына карап аерыла. Французча караучылар, әлбәттә, күбрәк Квебек һәм Канаданың француз телле халкы турында мәгълүматкә ия була.

Бу төрле каналларның бер үк мәсьәләне төрлечә яктыртуына китерә алмыймы?

Халыкның күпчелеге ике телне дә яхшы белгәнгә, киресенчә, мәгълүмат кыры киңәя генә. Сәяси проблемаларның булганы юк, телевидение караучылар базары гына бүленә.

Кыйбатка төшәме бу икетеллелек? Бөтен халык инглизчә дә белгәндә мондый чыгымнарның кирәге бармы?

Акча турында әйтә алмыйм, моны санап чыгарган һәм күзәтеп барган оешмалар бар, алар күбрәк әйтә алыр. Сәясәтче буларак шуны гына әйтә алам: икетеллелекнең бәясе ул – демократия бәясе. Канада демократик принциплар нигезендә корылган дәүләт. Әлбәттә, аның матди чыгымнары да бар. Мисал өчен, халкы француз телендә генә сөйләшкән Квебек вилаятендә эшкә французча белмәгән бер кешене дә алмаячаклар. Финанс яктан да акыллы карарлар кабул итә белү кирәк.

Ни өчен икетеллелек башка илләрдә эшләми?

Бөтен илләргә дә икетеллелек кирәктер, дип уйламыйм. Ни өчен дисәгез, инде әйткәнемчә - аңа тарихи нигез булырга тиеш. Һәр илнең үз тарихы, үз юлы.
XS
SM
MD
LG