Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 14:40

БМО башлыгы Мисырны гадел сайлау уздырырга чакырды


БМО генераль секретаре Пан Ги Мун Мисырны гадел һәм үтәкүренмәле сайлаулар уздырырга чакырды.

Көньяк Судан башкаласы Джуба шәһәрендә Мисыр тышкы эшләр министры Мөхәммәт әл-Араби белән очрашу вакытында БМО башлыгы шулай ук тыныч халык үлеме өчен җаваплы булучыларга мәхкәмә эшләрен тизләтергә чакырды.

Җомга көнне Мисыр шәһәрләрендә урамга чыккан меңнәрчә халык реформалар таләп итте.

Илнең күчеш чоры хөкүмәте башлыгы Әссам Шәрәф парламент сайлавы сентябрь азагында узачагын искәртте.

XS
SM
MD
LG