Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көньяк Судан бәйсезлек игълан итүен бәйрәм итә


Көньяк Судан башкаласы Джуба шәһәрендә бүген меңнәрчә кеше иленең бәйсезлек игълан итүен бәйрәм итте. Җирле вакыт белән төнге 12дә Көньяк Судан республикасы дөньяның иң яшь дәүләтенә әверелде.

Көньяк Судан гыйнварда узган референдум нәтиҗәсендә бәйсезлек алды. Моңа 2005 елны имзаланган солых килешүе сәбәп булды. Аның нәтиҗәсендә илнең төньягы һәм көньягы арасында барган ватандашлар сугышына нокта куелды.

Ике ил арасында җир бәхәсе булуга карамастан, Төньяк Судан күршеләренең бәйсезлеген беренче булып таныды.

Джубада узган тантаналы чараларда БМОның генераль секретаре Пан Ги Мун катнашты.
XS
SM
MD
LG