Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 19:51

Грузия тышкы эшләр министрлыгы: фотохәбәрчеләр Русия файдасына шымчылык иткән



Грузия тышкы эшләр министрлыгы 7 июль көнне шымчылыкта гаепләнеп тоткарланган өч грузин фотохәбәрчесе Русия махсус хезмәтләрен серле мәгълүмат белән тәэмин иткән дип белдерә.

Бүген узган брифингта министрлыкның вәкиле тоткарланучыларның берсе - Зураб Курцикидзе Русия саклану министрлыгының баш күзләү идарәсе хезмәткәрләре белән элемтәдә торган һәм аларга Ираклий Геденидзе һәм Георги Абдаладзе төшергән сер булган фотоларны биреп барган дип әйтте.

Тифлис мәхкәмәсе фотохәбәрчеләрне ике айга сак астында калдырды. Адвокатлар сүзләренә караганда, мәхкәмә 1 сентябрьдә башланачак һәм ябык ишекләр артында узачак.

XS
SM
MD
LG