Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пентагон башлыгы алдан әйтмичә генә Әфганстанга килде


Кушма Штатларның яңа саклану министры Леон Панетта “Әл-Каидә” сугышчыларының стратегик җиңелүе чынбарлыкка туры килә торган максат” дип саный.

Бу хакта ул бүген Әфганстанга сәфәре барышында әйтте. Әлеге сәфәр турында алдан игълан ителмәде.

Панетта програмында Әфганстан президенты Хәмит Карзаи белән очрашу каралган. Анда июль уртасыннан илнең иминлеге контролен чит ил хәрбиләреннән җирле көчләргә тапшыру турында сүз барачак.

Панетта Роберт Гейтсны алмаштырып, Пентагон белән 1 июльдән җитәкчелек итә.
XS
SM
MD
LG