Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 15:09

АКШ Көньяк Судан бәйсезлеген таныды


Кушма Штатлар бүген үзенең бәйсезлегенең беренче көнен бәйрәм итүче Көньяк Суданны рәсми рәвештә тануын белдерде.

Вашингтонның карары турында Кушма Штатлар президенты Барак Обама хәбәрендә әйтелә. Моңа кадәр Көньяк Суданның бәйсезлеген күршесе Төньяк Судан таныган иде. Аның президенты Омар әл-Бәшир бүген Көньяк Судан башкаласы Джуба шәһәрендә илнең байрагын күтәрү тантанасында катнашты. Әлеге чараны дистәләрчә мең кеше күзәтте. Кунаклар арасында БМО генераль секретаре Пан Ги Мун да бар иде.

Көньяк Судан гыйнварда узган референдум нәтиҗәсендә бәйсезлек алды. Моңа 2005 елны имзаланган солых килешүе сәбәп булды. Аның нәтиҗәсендә илнең төньягы һәм көньягы арасында барган ватандашлар сугышына нокта куелды. Ләкин киләчәктә нефть урыннары һәм җир бүлү өлкәсендә бәхәсләр булыр дип фаразлана.

XS
SM
MD
LG