Accessibility links

Кайнар хәбәр

Италиянең Лампедуза утравына Либиядән яңа качаклар килде


Бүген Либиядән дүрт корабта меңгә якын качак Италиянең Лампедуза утравына килде.

Утрауга килергә планлаштырган Италия премьер-министры Сильвио Берлускони качакларны кабул итүгә комачауламас өчен бүген сәфәрен кичектерергә булган. Качаклар арасында балалар һәм йөкле хатын-кызлар да бар.

Алдагы көнне Халыкара миграция оешмасы Либия җитәкчесе Мөәмәр Каддафи контролендәге көньяк районнардан очкычта берничә йөз кешене алып чыкты. Аларны Чад башкаласына китерделәр.

Җомга көнне Каддафи Либиядәге хәрби чаралар өчен Европага теракт оештыручылар җибәреп Көнбатыштан уч алачагы белән янады.
XS
SM
MD
LG