Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 06:58

Гадәттә, авыл-районнарда һәм шәһәрләрдә җәй көннәренә туры китереп еш кына төрле бәйрәмнәр: авыл-район көннәре, юбилейлар һәм башка чаралар оештырыла. Шундый истәлекле чара – күптән түгел генә Омски өлкәсенең Үләнкүл авылында узды. Бәйрәм авылның 360 еллыгына багышланды.


Бәйрәм авыл хакимияте урнашкан бина каршындагы мәйданчыкта Хәтер һәм Мактау такталары ачудан башланып китте. Ул митинг рәвешендә барды, анда килгән кунаклар, авыл халкы, район һәм авыл хакимиятләре вәкилләре катнашты.

Хәтер тактасы кую

Хәтер тактасы – Үләнкүл авылы үсешенә зур өлеш керткән, озак еллар авылның күмәк хуҗалыгы белән җитәкчелек иткән, 1988 елны, алтмыш яшен дә тутырмыйча, якты дөньядан киткән Фәрхәт Ниязов истәлегенә куелды.

Хәтер тактасы ачылышында чыгыш ясаучылар Фәрхәт әфәнденең авыл үсешенә керткән зур хезмәте турында сөйләделәр, үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар.
Фәрхәт Ниязов истәлегенә хәтер тактасы куелу тантанасында


Авыл хакимияте башлыгы Ләйлә Мөхәммәтшина: “Авыл урамнарында асфальт җәелгән, йортларның төзек, урамнарда һәм бакчаларда яшеллек күп булуында, совхозның бүгенге көндә эшләп торуында Фәрхәт абыйның өлеше зур”, диде.

Үләнкүл авыл хакимияте карамагындагы Черналы авылында яшәүче Ратиф әфәнде Шихов үзенең чыгышында Фәрхәт әфәнде белән бергә эшләгән елларын искә төшерде, “аларны онытырга хакыбыз юк”, диде.
Бәйрәмнән бер күренеш


Башка чыгыш ясаучылар да Фәрхәт әфәнденең кешелекле, тыйнак, эш сөючән, таләпчән кеше булган булуы турында сөйләделәр, аның белән эшләгән елларын сагынып искә төшерделәр.

Хәтер тактасын ачу чарасында Фәрхәт Ниязовның хатыны Хәят апа һәм кызы Сәфимә ханым, бертуган сеңлесе Рабига ханым Кәримова да катнашты. Алар Фәрхәт әфәндене гаилә башлыгы, әти һәм абый кеше буларак искә алдылар.

Мактау тактасы ачу

Хәтер тактасы ачу тәмамланганнан соң, авылның алдынгылары хөрмәтенә Мактау тактасы ачу тантанасы булды. Мактау тактасында үзләренең фидакарь хезмәтләре белән авыл үсешенә зур өлеш керткән кешеләрнең исемнәре язылган һәм фотолары куелган иде.
Мактау тактасы ачу тантанасында


Авыл хакимияте башлыгы Ләйлә Мөхәммәтшина Мактау тактасына кертелгән кешеләрнең һәрберсе турында сөйләп узды, аларга Мактау тактасына кертелү таныклыклары тапшырды.

Үләнкүл акционерлык җәмгыяте җитәкчесе Наилә ханым Кармушакова: “Мактау тактасына инде лаеклы ялда булган өлкәннәр белән беррәттән, бүгенге көндә эшләп торучы яшьләрнең кертелгән булуы – яхшы күренеш. Мактау такталары озак еллар онытылып торган иде. Бу эшне кабат тергезеп җибәрүчеләргә рәхмәт. Киләчәк буын өчен бу үрнәк булыр“, диде.
Тәбрикләүләр


Ат яратучы кызчык

Хәтер һәм Мактау такталары ачу тантаналары тәмамланганнан соң, халык, төркем-төркем җыелып, кулларына байраклар, шарлар тотып, бәйрәм буласы урынга – Ватан сугышында һәлак булучылар һәйкәле каршындагы мәйданга агылды.

Алдан кыңгыраулар тагылган, бәйрәмчә бизәлгән ат арбасына утырган балалар барды.
Лиана яраткан аты белән


Арбада дилбегә тотып, шатлыгыннан, халыкча әйткәндә, “авызы колагына җиткән” кызчык утыра иде. Ул Омскидан килгән атлар яратучы – Лиана булып чыкты. Бабае янына авылга кайткан саен ул атлар янында була икән. Уенчыклары да гел ат кына икән.

Чыгышлар, тәбрикләүләр

Авылның 360 еллык тантанасы Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл каршындагы мәйданда рәсми тәбрикләүләр белән дәвам итте. Авыл хакимияте башлыгы Ләйлә Мөхәммәтшина, алып баручы Тәнзилә Нәүрүзова халыкны бәйрәм белән тәбрикләделәр. Алардан соң “Наза” ансамбле сәнгатькәрләре авылдашлары Вәли Дәүләтбагин һәм Әмир Сәфәрмәтов иҗат иткән “Үләнкүлем” җырын башкардылар.
Бәйрәмнән бер күренеш


Тантана барышында тәбрикләүләр, бүләкләүләр күп булды. Анда хезмәт алдынгылары, авылның өлкәннәре, сугыш һәм тыл ветераннары, сугыш ятимнәре, агымдагы елда юбилейларын билгеләгән кешеләр, күп балалы гаиләләр, иң яшь гаилә, иң нәни бала һәм авылны уңай якка үзгәртүдә өлеш керткән башкалар хөрмәтләнде. Барысына да химаячылар ярдәме белән юнәтелгән бүләкләр бирелде.

Кунаклар һәм фикерләр

Авыл бәйрәменә килгән кунакларның ерак төбәкләрдән, хәтта чит илләрдән дә булуы турында да әйтергә кирәк. Чыгышы белән Үләнкүлдән булган, инде 44 ел Новокузнецк шәһәрендә яшәүче Ренат Рахмангулов авылга кызын, оныгын алып кайткан.
Бәйрәмгә килгән халык


Кунаклар арасында узган гасыр башында әби-бабалары бу яклардан Төркиягә күчеп киткән Фазыл әфәнде Бохаралы бар иде. “Биредә минем әби-бабаларым яшәгән. Мин бу җирне, үземнең ватаным дип саныйм. Бирегә кайтуыма бик шат. Мондый матур бәйрәмнәр киләчәктә дә булып торсын,” диде.

Балалар да бәйрәм итте

Бәйрәм тантанасы чыгышлар, җыр-биюләр белән үрелеп, кичкә кадәр барды. Анда балалар өчен дә төрле ярышлар, уеннар оештырылды. Хәтта нәни батырлар бил алышты, татарча көрәште. Авыш баганада йөрү, бау тартышу, капчык киеп йөгерү кебек, бәйгеләр дә булды.
Балаларга да бәйрәм


Кичке бәйрәм

Рәсми тәбрикләүләр һәм үзешчәннәр чыгышы тәмамлангач, халык хуҗалык эшләрен карарга дип, өйләренә таралды. Көтү кайтып, маллар ябылгач һәм сыерлар савылгач, барысы да кабат мәйданда җыелды.

Бәйрәм дәвам итте. Бер урамда яшәүчеләр икенче урамда яшәүчеләр белән үзара ярышып, җырладылар да, биеделәр дә.
Үләнкүл балалары сәхнәдә




Төн уртасына кадәр авыл гөрләп торды. Һәм нәкъ төнге сәгать 12 дә фейерверк башланды. Авыл өстендә төрле төсләрдә көлтә-көлтә утлар ялтырады.

Авыл бәйрәме катнашучылар күңелендә дә, кунаклар күңелендә дә җылы хисләр, якты тойгылар тудырган. Оештыручылар янына килеп рәхмәт әйтүчеләр, киләчәктә дә бәйрәмнәрнең булып торуына өмет белдерүчеләр күп булды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG