Accessibility links

Кайнар хәбәр

Йәмән президенты ватанына 17 июльдә кайтырга мөмкин


Йәмән президенты Гали Абдалла Салих ватанына 17 июльдә кайтырга планлаштыра. Бу хакта исеме әйтелмәгән кешегә нигезләнеп, “Әл-Арабия” телевизион каналы хәбәр итте.

Хәзерге вакытта Салих һөҗүм нәтиҗәсендә яраланып, Согуд Гарәбстанында дәвалана. Әгәр ул чыннан да ватанына 17 июль көнне кайтса, бу аның 33 ел идарәдә утырган көнгә туры киләчәк.

Узган атнакич Салих телевидениедән халыкка мөрәҗәгать белән чыкты һәм оппозицияне канун кысаларында сөйләшүләр алып барырга чакырды.

Салихның китүен таләп иткән каршылык чаралары Йәмәндә февральдә башланды.
XS
SM
MD
LG