Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриядә хөкүмәт белән оппозиция арасында сөйләшүләр башланды



Бүген Cүрия башкаласы Дәмәшкта хөкүмәт вәкилләре һәм оппозиция арасында сөйләшүләр башланды. Ләкин билгеле оппозиция җитәкчеләре һәм танылган җәмәгать эшлеклеләре анда катнашудан баш тартты.

Ике көнлек очрашуда илдә күппартияле система һәм хакимияттәге Баас фиркасенең алдынгы ролен билгеләгән Конституциянең сигезенче маддәсе хакында сөйләшәчәкләр.

Диалог Сүрия президенты Бәшәр Асад тәкъдиме белән уза.

Җомга көнне “Диалог булмаячак” дигән шигарь астында узучы демонстрациядә йөзләрчә мең кеше катнашты.

Хокук яклаучылар мәгълүматларына караганда, Сүриядә каршылык чаралары башланганнан бирле ким дигәндә 1 мең 400 кеше үлгән.
XS
SM
MD
LG