Татарстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итүенчә, корабта барлыгы 188 кеше булган. Барлыгы 81 кешене коткарганнар.
"Аларның барысы да Казан вакыты белән 20.00дә Казан портына киләчәк" ди министрлыкның матбугат үзәге хезмәткәре Марат Рәхмәтуллин.
Болгар шәһәре үзәк хастаханәсенә озатылганнарның берсе – 1978 елгы Эдуард Меркулов. Аның хәле уртача дип бәяләнә. Калганнарны эзләү эшләре дәвам итә.
"Аларны яр буйларында, утрауларда эзлибез", дип өстәде Рәхмәтуллин.
«АргоРечТур» Казан җәмгыятенә караган кораб Болгардан Казанга юл тоткан. Бату сәбәпләре әлегә билгеле түгел. Әмма аны күрүчеләр корабның давылга эләгеп янтаюын һәм әйләнеп китеп ике минут эчендә батуын әйтә.
Бу кораб 1955 елны Чехословакиядә ясалган. Сәгатенә 22 чакрым уза, 140 кешегә каралган.