Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 02:57

“Булгария” баткан урында коткару эшләре төнлә дә дәвам итә


"Булгария" баткан җирдә коткару эшләре

"Булгария" баткан җирдә коткару эшләре

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коткаручылары “Булгария” баткан урында эзләүләрне төнлә дә дәвам итә. 100дән артык кешенең язмышы билгесез.

Татарстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итүенчә, корабта барлыгы 188 кеше булган. Русия министрлыгы соңрак бу санны 185-кә төзәтте. Барлыгы 81 кешене коткарганнар. Калганнарын эзләү төнлә дә дәвам итә.

Татарстанның гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкиле Марат Рәхмәтуллин элегрәк, коткаручылар кайбер исән калганнарны табу өметен югалтмый, алар тирә-юньдәге утрауларга йөзеп бара ала, дигән фараз белдергән иде.

"Булгария" көймәсе
"Булгария" корабы шимбә кичен Казан портыннан чыгып, иртән Болгарга килеп җитә. Каза аның Болгардан кире Казанга кайту юлында була. Исән калганнар әйтүенчә, юлчылар белән шыгрым тулы көймәдә балалар күп була.

“Министр Сергей Шойгу төнлә дә эшләрне туктатмаска дигән кхрсәтмә бирде. Эзләүләр урынына махсус яктырткыч җиһазы куелды”, диде Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат үзәге хезмәткәре Ирина Андрианова.

Кораб баткан урында 200-гә якын коткаручы һәм 28 техника чарасы эшли.

Коткару эшләре турында Русия президенты Дмитрий Медведевка да җиткерелгән. Ул тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкинга корабның бату сәбәпләрен һәм гаеплеләрне ачыкларга, ә Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка зыян күрүчеләргә һәм үлүчеләрнең туганнарына кирәкле барлык ярдәмне күрсәтергә йөкләмә биргән.

Миңнеханов “Булгария” корабы белән килеп туган хәлдән соң ялын туктатып, Татарстанга кайтырга булган. Тиз арада аның очкычы Казанга юл алачак.

Мондый зур казаның бар Русия кимәлендә соңгы дистә елда булганы юк иде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG