Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 17:23

Күптән түгел күренекле татар язучысы, шагыйрь, галим Галимҗан Гыйльмановның үз интернет-сәхифәсе дөнья күрде. Әлеге вакыйга уңаеннан аның белән әңгәмә кордык.


Бүгенге көндә татар интернетында яңа сәхифә ачылу – үзенә күрә зур вакыйга. Сайтны ачып җибәрү өчен күп кешеләр, вакыт таба алмыйбыз, дип әйтә. Әле сайтны ясау гына түгел, алып бару өчен дә күп вакыт кирәк була.

Безнең бүгенге кунагыбыз – Галимҗан Гыйльманов язучы, шагыйрь, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, шагыйрь һәм галим буларак билгеле. Бу көннәрдән башлап без аны үзенең шәхси сайтының авторы дип тә беләчәкбез.

Бүгенге көндә шактый эшләр башкаруыгызга карамастан тагын бер зур эшкә алынгансыз: интернет челтәрендә үзегезнең сәхифәне булдыргансыз. Сезнең интернет челтәрендәге әлеге сайтыгызны тәкъдир итү кичәсе дә булды. Сайтны ясап җибәрү фикере, планнарыгыз турында бераз сөйләп китсәгез иде.

– Вакыт дигәннән, вакытны тормыш рәвешенә, яшәү рәвешенә чамалап бүлү дигәннән алда, иң элек язган иҗатың, кеше укырдай әсәрләрең һәм сорап укырдай әсәрләрең булсын. Ә сайт ул шуннан соң күңел соравы булып, укучылар соравы булып, ихтыяҗ булып туа.

Мөсәгыйт Хәбибуллин (с) һәм Галимҗан Гыйльманов. Яңа сайтны тәкъдир итү кичәсе
Менә минем сайт нигездә шулай туды да. Укучыларның мөрәҗәгате, укучылардан килгән хатлар, шалтыратулардан соң туды. Чөнки азмы-күпме язылган һәр жанрда эшләнгән эшләр бар, аларның күбесе чынлап та укыла, халык арасында матур гына яшәп китте.

Менә шул әсәрләрне табып булмаган очраклар бар, яисә аларның мин яңа язган әсәрне укыйсылары килә. Һәм менә шушы вакытта сайтлар, сайттагы электрон ресурслар, бигрәк тә язучының шәхси сайты укучыга ярдәмгә килә, дип уйлыйм.

Бигрәк тә яшьрәк буын шушы юлда бит инде. Минем сайт та укучының ихтыяҗына җавап рәвешендә туды. Ә иҗат ул бар, иҗат ул, миңа калса, бүгенге халыкка кирәк, һәм мин аны тоям. Чөнки мин үземнең әсәрләремә реакцияне тоям, җавапны тоям. Шуңа күрә дә мин сайтны булдыру ягында булдым.

Бигрәк тә минем дусларым шундый киңәш бирде. Алсу Шәмсутова, ул җитәкләгән Мәдәниятне һәм сәнгатьне үстерү клубы ярдәмендә аякка басты бу сайт. Монда инде бер төркем егетләр минем белән актив эшләде, мин инде үз иҗатымны тәкъдим генә иттем. Анда сайлап алып куюлар бер төркем экспертлар тарафыннан эшләнде. Миңа калса, һәр язучының сайты булырга тиеш. Бүген заман үзгәрә.

Сезнең иҗатыгыз бик күптөрле, сезне прозаик та, шагыйрь дип тә әйтеп була. Күпмедер тәнкыйть белән, пародия белән язылган әсәрләр дә, балалар һәм өлкәннәр өчен шигырьләр дә бар. Сез сайтыгызга нинди укучылар килер дип күзаллыйсыз? Сайт буенча кыскача экскурсия ясап алыгыз әле.

– Бу сайтны төзегәндә иң элек күз алдына килгән кеше – зыялы татар кешесе. Очраклы рәвештә сайтка килеп кергән кеше түгел, ә зыялы, китапның кадерен белә торган, әдәбиятның һәм иҗатның кадерен белә торган, шигырьне аңлый белә торган һәм тәнкыйтьне, фәлсәфәне, фәнне, мифологияне, динне аңлый белә торган кеше.

Фәрит Яхин. чыгыш ясый
Ул, әлбәттә, безнең укымышлы татар зыялысы – укытучы, укучы, студент, галим яисә журналист. Шундый кешеләрне беләм: гомере буе руль артында йөреп тә, машина утыргычында китап йөрткән абзыйларны беләм. Алар өчен дә ул. Сыер сауган арада елый-елый китап укып алган сыер савучы апайларны беләм мин. Алар өчен дә ул.

Бу сайт – демократик сайт. Анда минем турында, шәхесем турында, иҗатым турында, якыннарым һәм дусларым турында белеп була. Анда минем язган әсәрләремне укып була. Соңгы вакытта прозада эшлим. Албастылар буенча аерым сәхифә бар. Шулай ук аерым сәхифәләр – повестьлар, хикәяләр, парчалар.

Шигырь: балалар шигыре, пародик шигырь, эпиграмма – аларны да шулай ук бик тиз генә табып була. Шулай ук һәрбер язган мәкаләне, библиографик берәмлекне бик тиз табып була. Кайда нинди шигырь басылган, кайда нинди проза әсәре басылган, кайда нинди пьеса басылган һәм кайда нинди китап басылган – аларның барысын да бер төймәгә басу белән табып була.

Иң уңайлысы – минем сайттагы әсәрләремне күчереп тә алып була. Укытучыга кирәк икән текст – ул укытучы аны үзенә күчереп ала ала.

Мәктәп сәхнәләрендә, авыл сәхнәләрендә кую өчен драма әсәрләрен сорыйлар. Мин анда егермәләп сәхнә әсәре урнаштырам. Әлегә бу азрак. Җырлар сорыйлар. Мин анда җырлар сәхифәсен куйдым. Әйтик, мифологик хезмәтләрне, башка хезмәтләремне сорыйлар. Мин анда үземнем барлык фәнни хезмәтләремне урнаштыра барачакмын, алар берсе дә югалмаячак.

Сезнең шигырьләргә инде бик күп җырлар язылган. Сезнең шигырьләр, сезнең җырлар белән күп җырчылар да үсеп чыккан бит.

– Мин күбрәк яшьләр белән эшлим. Яшьләр килә: “Галимҗан абый, менә мин әле яңа гына сәхнәгә чыгып киләм. Матур гына үзенчәлекле бер җык тексты кирәк иде” дип. Олы-олы җырчылар да мөрәҗәгать итә. Исемнәрен әйтеп тормыйм. Иң алдынгы рәттә баручы татарның чын олы җырчылары.

Вакыйф Нуриев (с), Галимҗан Гыйльманов
Шулай да мин җырчы-шагыйрь түгел. Мин яшьләр белән эшлим, яшьләргә ярдәм итәм. Мин аларның күңел ихтыяҗларын канәгатьләндерә алам. Ничектер шулай туры килә: яшьләр мине, ә мин аларны ныграк аңлыйм. Белмим: минем күңелем шулай яшь булып каламы, әллә мин үзем шулай яшәргә тырышаммы.

Минем геройларым да – яшьләр. Сайтны да яшьләр белән бергә эшләдем. Кайберәүләр миңа инде яшьләр кебек сайтлар ясап хыялланып йөрисең дип тә әйтә. Димәк минем күңелем яшь, ә язучы кешенең күңеле яшь булырга тиеш, чөнки иҗат ул бары тик яшьлектән генә тора.

Мин инде моны хыялланып йөрү дип әйтмәс идем. Элегрәк китап бастырып чыгару үзенә күрә бер күрсәткеч иде, хәзерге вакытта әлеге шәхеснең сайты булуы үзенә күрә бер күрсәткеч.

Еш кына танылган шәхес, галим турында интернетта нинди дә булса берәр мәгълүмат эзлисең һәм таба алмыйсың икән, димәк инде ул юкка чыгып, “үлеп” килә дигән сүз. Укучы балаларыбыз китапханәләргә аз йөри. Китапларны мин үзем дә күбесенчә интернет челтәрендә генә укып утырам.

Сәхифәне үстерү планнары турында сөйләп китсәгез иде. Алга таба аудиокитаплар урнаштыру фикере юкмы?


– Соңгы вакытта халык арасында аудиокитаплар бик популярлашып китте. Ул проза гына түгел, хикмәтле сүзләр яисә кәмит кенә түгел, ул – чын әдәби әсәрләр, шигырьләр. Авторның үз теле, үз аһәңе белән, үз тыны белән шигырь укуы. Авторның шигырь укуы бөтенләй башка ул. Һәм яисә менә үзенең прозасын укый. Бу бит бик үзенчәлекле һәм искиткеч!

Парта артында утырган укучы авторның үзе белән аралаша булып чыга! Авторның үз рухын, үз җанын тоя! Ә ул аны тәрбияли, ул аны тагын да рухландыра.

Ә инде миңа килгәндә, минем “Албастыларны” хәзерге вакытта аудиовариантта эшлиләр. “Оча торган кешеләр” һәм башка повестьләрне аудиовариантта эшләү планнары да бар. Бөтен булган шушы язмалар киләчәктә аерым бер рубрика булып китәр, дип уйлыйм.

Шул ук мифология, йола, халык ырымнары һәм им-томнары, халык ышанулары, халык мәкальләре һәм әйтемнәре, җырлар, бишек җырлары һәм башка бик күп шушы халык мирасындагы жанрларны да шулай ук куймакчы булам. Чөнки безнең халкыбызның ихлас рухи мирасына кайтырга кирәк.

Луара Шакирҗан сөйли
Мин инде бу юлда болай да күп эшләдем һәм монда ниятләрем күп. Халык үзенең риваятьләрен белергә тиеш. Һәм үзенең борынгы рухиятен яңартырга тиеш. Борынгы рухи кодларын яңартырга тиеш. Үзенең программасын төзәтә белергә тиеш. Без хәзер нык ялгышкан рухи программа буенча яшибез. Ә ул борынгылыкта – безнең мирасыбызда бар, без аларга кайтырга тиеш.

Аның образлары бар, аның символлары бар, аның тамгалары бар һәм аның эзлекле логикасы – мантыйгы бар. Шулар турында да уйланасың. Рухи фәлсәфә турында яки фәлсәфә рухияте турында дияргә дә була. Менә шуның турында уйланам.

Ахыр чиктә боларның барысы да – бу сайт та, минем иҗат та, бу уйланулар һәм фикерләр дә алар бер максаттан чыгып эшләнелә – милләт максатына. Татарның менә шушы үзаңын, үз җанын һәм үз моңын яңарту, ягъни аның күңелен сафландыру. Чөнки шактый гына кыен хәлләрдә калгалыйбыз, үзебезнең күңелебезнең тарлыгы аркасында. Менә шул.

Болай бик зурдан сөйләсәм дә, чынлыкта бу шулай. Матур сүз генә түгел бу. Сайтның куелуы да шуңа. Киңрәк, милләтебезнең киңрәк даирәсенә ирешү. Австриядә, Америкада, Германиядә яшәгән милләттәшебез дә укысын, танышсын, өйрәнсен. Мин әйтмим минекен генә дип – төрле сайтлар белән танышсын. Кемдер мине кабул итә, кемдер кабул итми.

Шуңа да карамастан, минем сайттан да нәрсәдер алырга мөмкин дип уйлыйм. Чөнки мин инде шундый яшьтә һәм халәттә: үземнем халыкка нәрсәдер бирә алуымны тоям. Менә шушы ышаныч сайтка алып килгәндер дә.

Киңәясе килә бит, китап белән генә дә каласы килми, дөньяга чыгасы килә. Менә Германиядән сорыйлар, алман теленә тәрҗемә ит, рәхәтләнеп чыгарабыз, диләр. Австриядән яздылар. Димәк, ниндидер ихтыяҗ да бар. Әле моны алманнар сорый. Димәк алар татар белән кызыксына, татар әдәбияты белән кызыксына. Бәлки бу яктан караганда, сайт ясау ниндидер дөньяви миссиядер.

Миңа калса, сайтларның киләчәге зур. Ләкин барыбер, әлбәттә, иҗатның төп канвасы дип әйтик, иҗатның төп форматы – ул безнең язма мирасыбыз. Без язма мирасыбыздан баш тартырга тиеш түгелбез. Сайтлар ясау шушы язма әдәбиятыбызны халыкка киңрәк тарату чарасы булырга тиеш.

Гомумән, интернет хәзер бар, татар интернетында файдалы сайтлар, яхшы сайтлар, андагы әсәрләрне дәресләрдә, интерактив тактага чыгарып та укырга була.

Укучыларыбыз сезнең сайт барын белеп, аны карарга гына кермәсеннәр иде. Сезнең иҗатыгыз белән танышып, әсәрләрдән нидер үзләренә алып һәм шушы мәгълүматны җаннары-тәннәре белән аңлап, эшкәртсеннәр, сайтыгыз халкыбызга, милләтебезгә, яшьләребезгә файда китерсен иде. Сезгә, сезнең сайтыгызга зур уңышлар теләп калабыз.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG