Accessibility links

Кайнар хәбәр

Надир Дәүләт: Милләт Мәҗлесе (31)


Төрле сәяси оешмаларга кергән татар-башкорт сәясмәннәре. Икенче рәттә: сулдан дүртенче - Ильяс Алкин, уңнан өченче - Галимҗан Ибраһимов
Төрле сәяси оешмаларга кергән татар-башкорт сәясмәннәре. Икенче рәттә: сулдан дүртенче - Ильяс Алкин, уңнан өченче - Галимҗан Ибраһимов
Бөтенрусия мөселманнары корылтае эшен тәмамлый (6)
1-11(14-25) май 1917 ел, Мәскәү

Корылтайда каралган мәсьәләләрдән бәлки иң мөһиме – сәяси юл билгеләү булгандыр. Шул максат белән Мәркәзи мөселман шурасын (Милли Шура) төзү кирәкле табыла. Әлеге темага беренче булып 7 майдагы утырышта Гомәр Терегулов чыгыш ясый. Ул, илдә хөррият игълан ителгәннән соң, Мөселманнар бюросы, Халык комитеты, Гражданлык, Фикер тарату җәмгыяте һ.б. исемнәр белән бер төркем милли оешмалар төзелүен, аннан элек Думада бер генә сәяси оешма (мөселман фракциясе) булганын искә төшереп, сәяси органны төзү хакындагы фикерләрен корылтайга белдерә.

Терегуловтан соң Гаяз Исхакый сүз алып, җөмләдән түбәндәгеләрне сөйли:

Гаяз Исхакый
"Төрки милләтләр тарихи, географик сәбәпләрдән бер-берсеннән аерым мохитләрдә яши, Аурупа мәдәниятенә илткән баскычның төрле басмаларында булуыннан, сәяси оешмасы булганлыктан, төрле юлларның берсендә дә милли маяклар булмаганлыктан, милләтне яктыга чыгару шактый ук авыр. Бәйсезлегебезне югалтканнан бирле, морзаларыбыз, бәкләребез, агаларыбыз, аксакалларыбыз русларга хезмәт итүдән ерак китә алмаганнар. Хәтта бүген дә зыялыларыбыз төрки-татарларның үзенә аерым бер мәдәнияткә ия булуларына ышанмыйлар. Русия мөселманнары таркалып бара икән. Хәзер без монда Русия мөселманнарының вәкилләре сыйфатындабыз. Безгә рус партияләреннән файда юк. Тарихи вазифабыз – сәяси көчкә әйләнү. Үз эчебездәге бөтен төркемнәр, кабиләләр, гөруһлар үзләренең вак мәнфәгатьләреннән, матди табышларыннан ваз кичеп, яңа бинаның нигезе салынганга (көчле сәяси берлек төзелгәнгә) кадәр берләшергә тиеш. Без төзиячәк сәяси берлек сул тарафтагы радикаль анархистлардан да, уң тарафтагы монархистлардан да арынган юлдан барырга тиеш."

Галимҗан Ибраһимов үз чыгышында Гаяз Исхакыйга каршы төшә. Ул болай ди:

"Хәзерге вакытта 4-5 төрле социалистик партия бар, мәсьәлә аларның кайсысы белән хезмәттәшлек итүдә. Мөселманнар төркемнәргә бүленгәнлеге сәбәпле, бер партияне генә сайлап алу мөмкин түгел. Төркиләрне милли эш берләштерә, ул исә сыйнфый эшчеләрдән өстен тора.

Шуңа күрә, вакытлы сыйнфый хистән арынып, берләшү кирәк. "Милли теләкләребезне гамәлгә ашыру өчен, сул партияләр белән хезмәттәшлек кылуыбыз яхшы булыр, инкыйлабчы социалистларның (эсэр) программасы безгә иң якын булып тора; аның белән хезмәттәшлеккә керүдә файда бар."

Зәки Вәлиди дә федерация идеясен яклый торган һәм бу юнәлештә мөселманнарга ярдәм итә алырлык һәртөрле сәяси фиркаләр һәм шулай ук башка халыкларның милли оешмалары белән хезмәттәшлек итү ягында булуын бәян итә.

Милли Шура буенча карар кабул ителгәннән соң, сайлау үткәрелеп, бу органга түбәндәге кешеләр керә: Әхмәд Салихов (Цаликов), Фатих Кәримов, Ибраһим Әхтәмов, Заһид Шамил, Муса Җаруллаһ Бигиев, Ильяс Алкин, Муса Тюменев, Шакир Мөхәммәдьяров, Садри Максуди.

Төркестаннан: Габдулла Хуҗаев, Зәки Вәлиди, Кулбай Тугусов, Ибраһим Җайнаков, Куканбай Габделхаликов, Мулла Камалетдин Рахманбирдиев, Мулла Солтан Урысбаев.

Казакъстаннан: Корбангали Кушчыголов, Кулмөхәммәд Уразаев, Җиһаншаһ Дусмөхәммәдов, Вәләдхан Таначев һәм башкалар.

Кавказ һәм Литва вәкилләре Шурага әгъза тәкъдим итмиләр. Шуның белән корылтай эшен тәмамлый.

I Корылтайда бөтен төрки кавемнәренең вәкилләре беренче тапкыр бер-берсе алдында үз фикерләрен белдерү мөмкинлегенә ирешә. Корылтайның төп әһәмияте әнә шунда. Аның эше дәвам иткән көннәрдә сүз консерваторларга да, радикаль динчеләргә дә, либераллларга да, төрки халыклар берлеге тарафдарларына да, серле карашлы социалистларга да бирелә. Корылтай, кайбер җитешсезлекләренә карамастан, заманына күрә шактый мөһим карарлар кабул итә. Тик шунысы бар, алар мәҗбүри көчкә ия булмый. Хәер, корылтайдан соңгы сәяси вакыйгалар аны оештырган кешеләр уйлаганча һәм теләгәнчә бармый. Патша режимының җимерелүе, чиксез хөррият атмосферасы эчендә төрле төрки кавемнәр уртак дошманга (русларга) каршы төрки берлек төзү кирәклеген аңлап бетерә алмыйлар. Дөресе генә, аларда уртак, төрки аң үсмәгән була һәм шул сәбәпле аерым халыклар һәм кавемнәр үз мәнфәгатьләрен яклау эшенә керешә.

(дәвамы бар)
XS
SM
MD
LG