Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыпрыста корал шартлап 11 кеше үлде


Шартлау булган урынга килгән ашыгыч ярдәм машиналары
Шартлау булган урынга килгән ашыгыч ярдәм машиналары
Кыпрысның (Кипр) көньягындагы Лимасол шәһәрендә хәрби ныгытмада шартлау нәитҗәсендә кимендә 11 кеше үлде, 35 кеше яраланды.

Шартлау андагы вакыт белән иртәнге алтыда була. 98 әрҗә корал шартлаган дип хәбәр ителә. Әлеге коралны 2009 елда Кыпрыс хакимиятләре Ираннан Сүриягә баручы көймәне тикшергән вакытта алган булган.

Шартлау нәтиҗәсендә илне электр белән тәэмин итү бозылган. Лимасол белән ил башкаласы Никосия арасында автомобиль элемтәсе дә тукталган.
XS
SM
MD
LG