Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Гыйракта шигый сугышчыларга каршы операция үткәрә


АКШ хәрбиләре гыйракта Иран ярдәм итә торган шигый кораллы сугышчыларына каршы хәрби операция үткәрә. Бу хакта АКШ саклану министры Леон Панетта Гыйракка сәфәре вакытында белдерде. Аның сүзләренчә, хәрби операциядә шулай ук Гыйракның иминлек көчләре дә катнаша.

Тәһран Вашингтонның Иран Гыйрактагы һәм Әфганстандагы сугышчыларны корал белән тәэмин итә дигән гаепләвен кире какты.

2010 елның августында АКШ Гыйракта хәрби чаралар бетүен игълан итте. Хәзер анда 46 меңләп американ хәрбие бар. Алар ел ахырына Гыйрактан китәргә тиеш.
XS
SM
MD
LG