Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сребреница фаҗигасенә - 16 ел


Босниядә Сребреница фаҗигасенең 16 еллыгын билгеләп узалар. 1995 елда монда Босния серблары хәрбиләре 8 меңләп боснияле мөселман ир-атны үтергән иде.

Бүген үтерелгәннәрнең туганнары дүрт меңләп кеше күмелгән зиратка килде.

Босния сербларының элекке гаскәр башлыгы Ратко Младич, 16 елга якын гадел хөкемнән качып йөргәннән соң, быел май ахырында кулга алынды. Младич һәм 2008 елда кулга алынган Босния сербларының элекке башлыгы Радован Караджич Сребреницада күпләп үтерүдә гаепләнә. Алар икесе дә Һаагтагы Халыкара мәхкәмәгә тапшырылды.
XS
SM
MD
LG