Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә оппозициядәге фирка парламентка бойкотын туктатты


Төркиядә оппозициядәге Халык җөмһүрияте фиркасе парламентка бойкотын туктатты. Бу хакта әлеге партия вәкилләре белдерде.

Әлеге фирка әгъзалары, Төркия хакимиятләре аларның дәүләткә каршы эшчәнлектә гаепләнеп кулга алынган ике депутатларын азат итүдән баш тарткач, 28 июньдә яңа парламентта ант китерүдән баш тартты.

Парламентка сайлауда Халык җөмһүрияте фиркасе 135 урынга ия булды.

Төркия көрдләренең мәнфәгатьләрен яклаучы Тынычлык һәм демократия фиркасе парламентка бойкотын дәвам итә. Бу фиркадән биш парламентарийга сепаратизмда шикләнелеп төрмәгә ябылу карары чыгарылды.

12 июнь көнне булган сайлауда 50%-ка якын тавыш җыеп хакимияттәге Гаделлек һәм тәрәккыят фиркасе җиңгән иде.
XS
SM
MD
LG